13 нче мартта хакимиятнең зур залында Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашында дәүләт органнарында һәм иҗтимагый оешмаларда эшләүче хезмәткәрләрнең гомүми профсоюз җыелышы булды. Конференциянең көн тәртибенә 5 сорау куелган иде. Профсоюз оешмаларының 2017 елда башкарган эшчәнлеге һәм 2018 елга куелган бурычлары белән район профсоюз оешмалары җитәкчесе Е.В.Недошивина таныштырды, шулай ук башка профсоюз оешмалары рәисләренең чыгышы тыңланды. Район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев иң актив профсоюз әгъзаларын котлады, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
13 мартта хакимияттә, Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашында үткән киңәшмәдә, 14-18 март көннәрендә "Ялта-Зәй"дә узачак чаңгы ярышларына әзерлек мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә районның спорт, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, район масса -күләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. В.Г.Акатьев ярышка ныклап әзерләнергә һәм аны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк булуы хакында тагын бер кат ассызыклады.
Кичә 7 нче мәктәптә район башлыгы Р.Г.Кәримов “35 нче квартал”, Воздвиженка һәм Кармалка бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Район башлыгы җыенга килгән халыкны узган 2017 елда районда башкарылган эшләр һәм киләчәккә куелган планнар белән тулы таныштырды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов шәһәрне төзекләндерү планы турында сөйләде.Җыенда шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе башлыгы С.В.Ефремов, участок полициясе Н.А. Комаровларның отчеты тыңланды. Ел дәвамында аеруча актив эшчәнлек алып баручы өлкәннәргә район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыенга йомгакны район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады.