ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген Хезмәтне саклау буенча Координацион советта катнашучылар белән берлектә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр клубында капиталь төзекләндерү вакытында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше буенча урынга чыгып тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, төзекләндерү эше алдан билгеләнгән график буенча үткәрелә, кагыйдә бозулар ачыкланмады. Объектта эшләүчеләр махсус эш һәм аяк киемнәре һәм башка шәхси саклану әйберләре белән тәэмин ителгәннәр. Хезмәтне саклау журналы һәм рөхсәт кәгазе бар.
Яз — безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер? Әлеге бәйрәм- барлык хатын- кызлар бәйрәме, кызлар бәйрәме, яз hәм матурлык бәйрәме буларак бәйрәм ителә. Шушы матур дата уңаеннан Зәй муницпаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүче 13 әни өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Бу бәйрәмгә “авыр хәлдә калган” балаларына үзләренең бар тырышлыкларын,күңел җылысын биреп яшәүче әниләр чакырылды. Бәйрәм белән котларга “Күкчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да килгән иде. Нәниләр башкаруындагы матур эчтәлекле жырлар, шигырьләр әниләр хөрмәтенә әзерләнгән иң матур буләкләрнең берсе булды. “Челны-Хлеб” хезмәткәрләре кулыннан бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре алу кунакларны аеруча дулкынландырды.

6
март, 2018 ел
сишәмбе
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында бүген башкалабыз Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында зур бәйрәм концерты булачак. Аңа республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан дәүләт бүләкләренә ия аналар һәм күп балалы әниләр чакырылды. Зәйдән әлеге мәртәбәле чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина җитәкчелегендәге делегация китте. Алар “Ана даны” медале кавалерлары Ирина Лопатина һәм Рәфидә Гатина, күп балалы әниләр Галина Кузьмина, Наталья Зиннурова, Ирина Хәлимова, Олеся Яковлева, Елена Терентьева һәм Ольга Зотова.
5 нче мартта Кәдердә авыл җирлеге башлыкларының күчмә утырышы булды. Анда район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашты. Семинарга килүчеләр Туңылҗа авылында яшәүче фермер Н.Н.Селеверстовның шәхси хуҗалыгы белән таныштылар, Федотово авылындагы чаңгы комплексында, “Факел” балалар ял итү лагеренда,”Кояшкай” балалар бакчасында булдылар. Утырышның пленар өлешен район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ачты. Җирлектә эшләнгән эшләргә нәтиҗәне авыл җирлеге башлыгы Р.М.Нуруллин ясады. Авыл җирлекләрендә үзара салым җыю турында район Советының авыл җирлекләре белән эшләүче баш белгече И.Н.Хәбибуллин таныштырды, авыл җирлекләрендә шәхси милекне теркәү нәтиҗәләре белән Зәй районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре рәисе Р.Р.Шәйхиев, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Р.Р.Исламовалар чыгышы тыңланды. Утырышка нәтиҗәне район Башкарма комитеты башлыгы башлыгы И.Ф.Хафизов ясады.
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен, үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк. (Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза. Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк. Бәйгедә барлыгы 16 номинация тәкъдим ителгән. Фотоны социаль челтәрдәге үз сәхифәңдә #айданавыборы хэштегы белән урнаштырырга һәм үзең яшәгән шәһәр яки торак пунктның атамасын күрсәтергә кирәк. Әлеге тамга куелган барлык фотолар да айданавыборы.рф сайтында номинацияләр буенча җыелачак. Тавыш бирүдә үзегез дә катнаша, дусларыгыз һәм якыннарыгызга да әйтә аласыз. Иң күп тавыш җыйган кеше һәр бүлектә өч призның берсенә ия булачак. Җиңүчеләрне айпад, айфон, көзгеле фотоаппарат, экшн-видеокамера, гидроскутер, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләр көтә. Тавыш бирү 25 март көнне 15.00 сәгатьтә төгәлләнә. Нәтиҗәләр айданавыборы.рф сайтында 26 мартта игълан ителәчәк.
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында бүген башкалабыз Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында зур бәйрәм концерты булачак. Аңа республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан дәүләт бүләкләренә ия аналар һәм күп балалы әниләр чакырылды. Зәйдән әлеге мәртәбәле чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина җитәкчелегендәге делегация китте. Алар “Ана даны” медале кавалерлары Ирина Лопатина һәм Рәфидә Гатина, күп балалы әниләр Галина Кузьмина, Наталья Зиннурова, Ирина Хәлимова, Олеся Яковлева, Елена Терентьева һәм Ольга Зотова.
Ел саен Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан башкалабыз Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика бәйгесенә йомгак ясала. Кичә бәйгенең төбәк турларында төрле номинацияләрдә җиңү яулаган биш райондашыбыз - Ольга Дубровина, Энҗе Әхмәтҗанова, Ирина Эсауленко, Гүзәл Хәлиуллина һәм Владислав Тыткин Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу тантанасында булып кайттылар.
Зәйдә ир- ат командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы зона чемпионаты үтте. Анда республиканың 14 районыннан спортсменнар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Зәй районы командасы 2 нче урынны алды. Җыелма команданы ярышларга Виктор Шибельбайн әзерләде.
Казанда ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды. Анда 2001-2002 нче елларда туган яшүсмер һәм кызлар катнашты. Зәйдән Илназ Латыйпов җиңүче дип табылды. Ләйсән Хүҗина 2 нче урынга лаек булды. 3 нче урынны үз үлчәү берәмлекләрендә Марат Шарипов, Данил Чайка,Иван Ковалев һәм Әлинә Вәлиәхмәтовалар алды.

5
март, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Пхенчханындагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында катнашкан республика спортчылары белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, спортчыларның теләсә-кайсы җиңүе ил өчен бик мөһим. Ул спортчыларны Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары һәм спорттагы осталыкларын күрсәтүләре белән котлады. «Сезнең осталык бәрабәренә фигуралы шуу, чаңгы узышлары, сноуборд республикада яңа күтәрелеш алды. Без сезнең белән горурланабыз», - дип әйтте Татарстан Президенты, спорт осталыкларын күрсәтүләреннән канәгать калып. «Республикада спортның олимпия төрләре, массачыл һәм профессиональ спорт үсешенә зур урын бирелә, спорт инфраструктурасы булдырыла, спортчыларга һәм тренерларга ярдәм күрсәтелә», - диде Рөстәм Миңнеханов. «Сезнең нәтиҗәләр дисциплинагыз, максималь тырышлыгыгыз, тренерлар составының уртак эше, туганнарының һәм якыннарының ярдәме, шулай ук җанатарларның ихлас яратулары аркасында мөмкин булды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без чын күңелдән сезгә көч биреп тордык. Спортчыларыбызның һәр җиңүе ил өчен бик мөһим. Афәрин сезгә, без сезнең белән горурланабыз». ТР Президенты шулай ук спорт федерацияләре җитәкчелегенә һәм тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җавап телмәрендә Россия Федерациясенең чаңгы узышлары буенча Атказанган спорт мастеры, 23 нче Олимпиаданың көмеш һәм бронза призеры Андрей Ларьков республика җитәкчелегенә һәм тренерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Җанатарларга да аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Аның сүзләренә Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда ярышларының көмеш бүләге иясе Евгения Тарасова да кушылды: «Казанның матурая баруына бик шатбыз, шәһәр киләчәктә дә чәчәк атсын дип телим». Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев фикеренчә, республикада башкарылган һәр нәрсә илдә тулаем спорт үсешенә ярдәм итә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Олимпия спортчыларына, тренерларга һәм спорт федерацияләре вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшырды: Андрей Ларьковка – «Дуслык» ордены. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре – Евгения Тарасовага, чаңгы узышлары буенча РФ Атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннарының бронза призеры Анна Нечаевскаяга. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләренә фигуралы шуу буенча РФ Атказанган спорт мастеры, Олимпиаданың көмеш призеры Владимир Морозов һәм сноуборд буенча РФ халыкара класслы спорт мастеры Милена Быкова лаек булды. «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсендә атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International