Районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең II этабы узды

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

11 мартта Зәйдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең II этабы узды. Фестивальдә Зәй, Нурлат һәм Сарман районнарыннан 26 кешедән торган 3 команда катнашты. Ярышта катнашучылар 1,2,3,5 км.га чаңгыда йөгерү,25-50метрга кадәр аралыкка йөзү, винтовкадан ату һәм башка бик күп спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Гомүми ярыш нәтиҗәләре буенча 3197 очко җыеп, Зәй районы беренче урынга чыкты, икенче урынны алган Норлат районы 2560 очко, Сарман районы ярышчылары 2354 очко җыюга ирештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International