ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2018 ел
якшәмбе

Бүген 18 мартта зәйлеләр Россия Президентын сайлауда катнаша. Районда бу көндә 64 сайлау участогы эшли, шуларның 20 се шәһәрдә һәм 44 се авылларда урнашкан.Шәһәр сайлау участокларында видеокамера урнаштырылган һәм 6 сайлау участогында электрон юл белән тавыш бирү мөмкинлеге бар. Бүген зәйләләр сайлауга бәйрәмгә җыелган кебек,  бердәм рәвештә гаиләләре белән бардылар. Район башлыгы Р.Г.Кәримов традицион рәвештә үзенең тормыш иптәше белән шәһәребезнең сайлау участогында тавыш бирде һәм зәйлеләрнең бердәм тавыш бирүләренә ныклы ышаныч белдерде.


17
март, 2018 ел
шимбә
Бүген 17 мартта хакимиятнең кече залында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә торак төзелеше республика программаларын тормышка ашыру һәм социаль объектларны төзү, проблемалы торак төзелеше объектларында төзелеш эшләрен тәмамлау, районнарда юл эшләре торышы һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы комплексына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Видеоконференциядә муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов, район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, предприятие, оешма җитәкчеләре, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Бүген хакимияттә район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә Икътисад Советы утырышы узды. Көн тәртибе буенча, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Хәбибуллин И.М. чыгыш ясады. Анда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча үзара фикер алыштылар. Утырышны район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгаклады. Бүгенге көндә шәхси эшмәкәр И.М.Хәбибуллин терлекчелек һәм үсемчелек белән шөгыльләнә.

16
март, 2018 ел
җомга
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм «Җир төзелеше” турындагы федераль законга үзгәрешләр кертелде. Шул закон нигезендә территориаль зоналар һәм җирле пунктларның территорияләре җир төзелеше объектларыннан чыгарылдылар.Үзгәрешләр территория чикләре турында бердәм дәүләт реестрына белешмә бирү вакытын кыскарту һәм аны гадиләштерүгә юнәлдерелгән. Моңа кадәр кадастр белешмәсенә үзгәреш кертү өчен документларны дәүләт фондына тапшырырга кирәк булса, хәзер бу эшне башкару кирәк булмый. Шулай ук җир төзелеше документларын төзү һәм аңа дәүләт экспертизасы үткәрү дә мөһим шарт түгел. Моннан тыш, бу обектларның чикләре турында белешмә әзерләүнең яңа тәртибе булдырылды. Хәзер карта(план) әзерләү таләп ителми. Аның урынына чикләрне текст һәм график белән язу каралган. Кызыксындырган сораулар булган очракта 8-843 533-17-80 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Үзгәрешләр 2018 нче елның 11 гыйнварендә үз көченә кергән федераль законда каралган. Әгәр план карта бу вакытка кадәр әзерләнгән булса, барлык мәсьәләләр элеккеге законга нигезләнеп башкарылачак.
22 мартта “Бердәм Россия” иҗтимагый партиясенең кабул итү бүлмәсендә(Район үзәк китапханәсе бинасы) Зәй районы, Чапаева урамы, 1 нче йортта Зәй шәһәре депутаты Ларина Альбина Равил кызы шәхси кабул итү уздыра. Кабул итү 15-16 сәгатькә кадәр була. Алдан язылу өчен телефон 8 (85558)7-30-94.
Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы студентларының VIII конгрессы булды. Әлеге чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Республикасы студентлар конгрессы студентларның актуаль проблемалары буенча фикер алышу, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табу, тәкъдимнәр җиткеру һәм практик ярдәм алу өчен ачык мәйданчык булып тора. Ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан Студентлар лигасы тарафыннан уздырыла. Конгресс эше дүрт секция һәм дүрт түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылды: спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм иминлек нигезләре, фән һәм мәгариф, социаль мәсьәләләр, хокукларны яклау, студентларның хокукый белеме, студентлар үзидарәсе, мәдәният һәм иҗат, медиа. Секцияләрдә төрле юнәлешләр тәкъдим ителде. Һәр студент секция һәм түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Түгәрәк өстәлләрдә исә урта махсус уку йортларында үзидарә, Татарстанның чит ил студентлары, мәгариф оешмасы кысаларында коррупциягә каршы эшчәнлек, патриотик юнәлеш, яшьләр эшмәкәрлеге кебек мәсьәләләр кузгатылды. Форумда Зәй политехник колледж студентлары – Эльвина Сандимирова, Ангелина Гаффанова, Ярослав Жук һәм Давид Цыганов катнашты.
Шушы көннәрдә «Урман дөньясы» тарихи-экологик музей үзәгендә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәре Л.Н.Мөбәрәкшина 5 нче мәктәпнең 2 сыйныф укучыларына «Алар беренчеләрдән булды» дип аталган танып белү экскурсиясе үткәрде. Ул балаларга Мирный бистәсенең барлыкка килү тарихы, анда Зәй урман хуҗалыгын төзү, аның беренче җитәкчеләре һәм эшче кешеләре турында сөйләде. Балалар күргәзмәдә булган фотосүрәтләрне җентекләп карадылар, үз якташлары белән якыннан таныштылар. Мондый экскурсияләр балаларда туган җиргә мәхәббәт һәм хөрмәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итә. Чарада барлыгы 23 бала катнашты.

15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге Бөтендөнья кулланучылар көненә багышлап, 15 мартта «Кайнар линия” үткәрә. Кызыксынучыларга түбәндәге телефоннар буенча 8(85558) 7-28-88, 8.00 дән 17.00 гә кадәр вакыт эчендә шалтыратырга мөмкин. Моннан тыш 15 нче март көнне 13 сәгать.00 мин.тан 18 сәгать. 00 мин.ка кадәр, Зәй шәһәренең күп функцияле үзәгендә халыкка мәгълүмат биреләчәк.

Бүген Зәй муниципаль районының коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлекне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышны аның рәисе Р.Г.Кәримов алып барды. Утырышта контроль-хисап палатасының 2017 елдагы эшчәнлеге, узган ел муниципаль район җирле үзидарә органнарының үзара салым средстволарыннан нәтиҗәле файдалану, 2017 елда муниципаль норматив-хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре һәм норматив-хокукый актлар проектларын районның рәсми сайтында урнаштыру, шулай ук 2017 елда Татарстан Республикасы дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору буенча ачыкланган законнар бозу очраклары турында мәсьәләләр тикшерелде. Утырышта шулай ук шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, полиция башлыгы Алексей Симцов, авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.

Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды. Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. Алты һәм күбрәк бала тәрбияләгән аналарга өстәмә түләү 5 меңнән 10 меңгә кадәр артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International