Районда предприятие, оешма, учреждения һәм шәхси эшмәкәрләр өчен киңәйтелгән киңәшмә узды

2018 елның 14 марты, чәршәмбе
14 нче мартта районда предприятие, оешма, учреждения һәм шәхси эшмәкәрләр өчен киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашты. Киңәшмә яңа форматта, җитәкчеләр һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре өчен әзерләнгән иде. Үзенең чыгышында Илнар Хафизов, районда хезмәт базары тотырыклылыгын даими тәэмин итүгә юнәлдерелгән төп бурычларны билгеләде. Казан шәһәренең “Бинк” социаль-эшлекле клубы укытучысы И.В. Халяпина хезмәт законындагы төп үзгәрешләр белән таныштырды. Киңәшмәдә “Җаваплы хезмәт бирүче-2017” конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 13 җитәкчегә район Башкарма комитеты җитәкчесенең Дипломнары тапшырылды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International