13 нче мартта хакимиятнең зур залында Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашында дәүләт органнарында һәм иҗтимагый оешмаларда эшләүче хезмәткәрләрнең гомүми профсоюз җыелышы булды. Конференциянең көн тәртибенә 5 сорау куелган иде. Профсоюз оешмаларының 2017 елда башкарган эшчәнлеге һәм 2018 елга куелган бурычлары белән район профсоюз оешмалары җитәкчесе Е.В.Недошивина таныштырды, шулай ук башка профсоюз оешмалары рәисләренең чыгышы тыңланды. Район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев иң актив профсоюз әгъзаларын котлады, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.