Татарстан Президенты сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән затларның барысы да республиканың «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнәчәк.
Рамазан ае быел 16 майда башлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән. Агымдагы елда Ураза гаете - 15 июньдә, Корбан гаете 21 августта бәйрәм ителә.
Зәй районында язгы кыр эшләре тулы куәттә бара. Әлеге мөһим кампания район башлыгы Разиф Кәримовның ныклы контролендә. Бүгенге көнгә 13700 гектар мәйданда - арпа, 1500 гектарда чөгендер чәчелгән. Көзге культуралар тукландыру -100, күпьеллык үләннәрне тукландыру исә 82 процентта башкарылган. Көзге культураларны тырмалау эше дәвам итә.
Зәй районында сугыш ветераннарын олылау дәвам итә. Бәйрәм уңаеннан Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев өч ветеранга Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.