ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе
Быел Татарстан югары уку йортларына 16 мең 531 бюджет урыны, шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен 120 урын бүлеп бирелгән.
6 июль көнне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы прокурорының хокук тәэмин итү буенча өлкән ярдәмчесе И.С. Петрова катнашында зәйлеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова кабул итәчәк.
“Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе “Россия юристлары берлеге” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы белән берлектә 29 июнь көнне бердәм бушлай юридик ярдәм көне оештыра.
Бүген - 26 июнь Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан билгеләп үтәләр.
Бәйрәм тантанасы Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында оештырылды. Анда шәһәр һәм районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Тормышларында башка кабатланмас моңсу да, шатлыклы да мизгелләр белән егет- кызларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады.
Шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гиназиясен быел 28 укучы тәмамлады. Аларны тәбрикләргә укытучылары, әти-әниләре, якыннары белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та килде.

25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе
Агымдагы елның 29 июнендә көндезге сәгать 2дә Зәй мәшгульлек үзәгендә “Вакансияләр ярминкәсе” булачак. Анда ике оешма – “Метроэлектротранс” МУП, “Эссен Продакшен АГ” АҖ вәкилләре катнашачак.Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 425 эш урынына 9 вакансия тәкъдим ителәчәк.
25 нче июнь аппарат киңәшмәсе Никифоров урамы, 71нче йортта булган шартлау нәтиҗәсендә гомерләре өзелгәннәр истәлегенә бер минутлык тынлыктан башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов киңәшмәдә катнашучыларны шәһәрдә килеп туган гадәттән тыш хәл турында белешмә белән таныштырды.
Районыбызның шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтә. Мәктәптә 11 ел дәвамында белем алу, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру барысы да артта калды. Быел район буенча 178 укучыга тантаналы төстә урта белем турында аттестат тапшырылачак. Бүген Р.Ш.Фәрдиев исемендәге ял паркында кичке 17.00 сәгатьтә алар өчен “Йолдызлы кичә” оештырыла.
Районыбызның 3 ветераны үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар Сәрәпәле авылында яшәүче Степанова Анна Ивановна, Зичәбаш авылында яшәүче Антонов Ксенофонт Константинович һәм Иске Зәй бистәсендә яшәүче Симонова Анна Кузьминична. Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, авыл җирлеге башлыклары котлады. Ветераннарга Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре алар өчен күңелле концерт программасы әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International