ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
19 июльдә Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов җитәкчелегендә махсус комиссия республика программасы буенча үткәрелүче капиталь төзекләндерү объектларын карады. Анда төп игътибар төзекләндерү эшләренең сыйфатлы башкарылуына һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәлү торышына бирелде. Комиссия барлыгы 11 объектта булды. Алар арасында Александр Бистәсе авылы җирлегенең административ бинасы, авыл мәктәбе, 1нче мәктәп спорт мәйданчыгы, Иске Зәйнең яшьләр үзәге бинасы, Мирный мәдәният йорты, агропромпарк, үзәк китапханә, 9нчы мәктәп, “Алтынчәч” балалар бакчасы бар. И.Ф. Хафизов эш башкаручылар алдына төзекләндерү эшләре темпын кызулатып, тиешле срокка тапшыру таләбен куйды.
Бүген Зәйдә территориаль иҗтимагый үзәк рәисләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Аны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина алып барды. Анда шәһәрнең шәхси секторында урнашкан хуҗалыклар биләмәләрен тәртиптә тоту кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Шулай ук кош-корт асраучыларга кош гриппы авыруы буенча саклык чараларын күрү, билгесез оешмалар тарафыннан электр энергиясен исәпләү приборларын алыштыруны таләп итеп йөрүчеләргә каршы уяулыкны югалтмау кирәклеге тагын бер кат ассызыкланды.
Зәй районы Якты Күл авылында бу шимбәдә үзгә урында Казанская бәйрәме билгеләп үтелә.Әлеге бәйрәм Якты Күл авылына гына хас. Аңа күренекле якташларның да кайтуы көтелә.
Туган як тарихын өйрәнү музее төрле катлам зәйлеләр өчен даими рәвештә чаралар уздырып килә. Аларда мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар да катнаша.
“Йолдызлык” (“Созвездие”) муниципаль балалар ял лагеры өченче сменада ял итүчеләрне кабул итте. Ул 18 июльдән-7 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Анда якынча 7-15 яшькә кадәр 88 бала ял итәчәк. Балалар белән махсус һөнәри әзерлек үткән 9 вожатый эшләячәк.

18
июль, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген Карманлылар яңа клублы булды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Президенты аппаратыннан Ф. Г. Нуриев, район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашты.
Районда традиция буенча уракка төшәр алдыннан барлык төр урып-җыю техникасының эшкә әзерлеге тикшерелә. Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россельхознадзор», "Агрокөч" АҖ, "Агрокөчтөркем" ЯАҖ һәм башка белгечләре катнашында "Комбайннар парады" уздыру башланды инде.
Бүген “Энергетик” мәдәният йорты хезмәткәрләре -“Безнең йорт- һәм без анда “-дип аталган кызыклы чара үткәрделәр. Анда районыбызның “Тату гаилә”,”Кыңгырау чәчәге”, “Кызыл башлык” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр актив катнашты. Чара балалар белән танышудан башланды. Программаны алып баручы балаларны 2 командага бүлде. Уеннар вакытында алар бер-берсе белән таныштылар, аралаштылар һәм дуслашырга да өлгерделәр. Монда катнашучы барлык балалар бакчалары коллективларына “Энергетик” мәдәният йортының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
14 июльдә Зәйнең “Җиләк” һәм “Сәвәләй” фольклор ансамбльләре Мамадыш районы Җөри авылында узучы республикакүләм бәйрәм “Питрау-2018” дә катнаштылар. Анда безнекеләр крәшен йорты ихатасын тәкъдим итте. Фольклор коллективлар бәйгесендә чыгыш ясаган “Җиләк” ансамбле махсус дипломга һәм статуэткага лаек булды.

17
июль, 2018 ел
сишәмбе
13 июльдә Татарстанның Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале узды. Шушы якның борынгы йоласын торгызу бәйрәмендә башка төрки халыкларның да мәдәнияте күрсәтелде. Фестиваль агымдагы елда сигезене мәртәбә үткәрелде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International