Музей хезмәткәрләре үзенчәлекле десант үткәрде

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе
Туган як тарихын өйрәнү музее төрле катлам зәйлеләр өчен даими рәвештә чаралар уздырып килә. Аларда мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар да катнаша. Күптән түгел генә музей хезмәткәрләре музей түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар белән берлектә Иске Зәйнең “Каенкай” балалар бакчасына үзенчәлекле десант үткәрде. Бакчага балалар музей фондында сакланучы гасырлардан килгән борынгы уенчыклар белән килделәр. Чараның максаты да чор белән бергә уенчыкларның ничек үзгәрүен күрсәтү, аларның да зур тарихы булуы турында сөйләү иде. Шулай итеп бергәләп үткән заманга сәяхәт кылынды. Музей хезмәткәрләре балалар өчен оештырылган әлеге мавыктыргыч чараны дәвам итәргә кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International