Зәйнең “Җәһүәр” татар фольклор коллективы Азнакайда үткән фестивальдә катнашты

2018 елның 17 июле, сишәмбе
13 июльдә Татарстанның Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале узды. Шушы якның борынгы йоласын торгызу бәйрәмендә башка төрки халыкларның да мәдәнияте күрсәтелде. Фестиваль агымдагы елда сигезене мәртәбә үткәрелде инде. Быелгы фестивальдә барлыгы 37 ансамбль катнашты. Алар арасында Зәй районы Имәнлебаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче Энҗе Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге “Җәһүәр” татар фольклор коллективы да бар иде. Әлеге коллективның бу җыенда икенче мәртәбә катнашуы. Фестиваль кунакларын Азнакай районы җитәкчелеге, Республикабызның мәдәният, мәгариф министрлыкларыннан, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасыннан, Бөтентатар милли мәҗлесе вәкилләре сәламләде. Анда төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган күргәзмәләр, кул эшләре һәм милли ризыклар ярминкәсе оештырылган иде. Мондый мәдәни чаралар үзара аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Зәйлеләр агымдагы ел җыеныннан да Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International