“Энергетик” мәдәният йорты хезмәткәрләре -“Безнең йорт- һәм без анда “-дип аталган кызыклы чара үткәрде

2018 елның 18 июле, чәршәмбе
Бүген “Энергетик” мәдәният йорты хезмәткәрләре -“Безнең йорт- һәм без анда “-дип аталган кызыклы чара үткәрделәр. Анда районыбызның “Тату гаилә”,”Кыңгырау чәчәге”, “Кызыл башлык” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр актив катнашты. Чара балалар белән танышудан башланды. Программаны алып баручы балаларны 2 командага бүлде. Уеннар вакытында алар бер-берсе белән таныштылар, аралаштылар һәм дуслашырга да өлгерделәр. Монда катнашучы барлык балалар бакчалары коллективларына “Энергетик” мәдәният йортының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International