ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан республика бүлекчәсенең "Тарихи хәтер" партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2 октябрь көнне музей хезмәткәрләре Әхмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Шәймәрданов Хәсән Сәрәветдин улы белән очраштылар. Кечкенәдән Хәсән Сәрәветдин улы авыл тормышын белә, ә 13 яшендә ул «Якты йолдыз»колхозы әгъзасы була. 1957 елдан колхозда санитар табиб, ветеринария фельдшеры булып эшли, аның 56 ел стажы бар. Ветеранның «Сихри бизәкләр»китабы дөнья күрде. Аның дүрт баласы да югары педагогик белемгә ия, ә улы Рафис педагогика фәннәре докторы, профессор, Сургут дәүләт педагогика университетының баш фәнни хезмәткәре.

Өченче өлкән буын университеты олы яшьтәгеләр арасында көннән-көн популярлык ала. Ел саен, университеттагы аншлаг район һәм шәһәрдә заман белән бергә атларга теләүче актив өлкәннәребезнең күп булуын раслый. Бездә "Компьютер белеме нигезләре» факультеты аеруча популяр санала. 2 нче октябрь көнне Балалар иҗат йортында чираттагы дәресләр башланды. Котлаулар һәм теләкләр белән Россия Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова , Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча Зәй бүлекчәсе рәисе Мария Боровинских һәм балалар иҗаты йорты директоры Валентина Куликова чыгыш ясады. Шулай ук хокук белеме мәктәбендә дәресләр, сәламәт яшәү рәвеше дә яңартыла. Тыңлаучыларны «туган як тарихы» һәм «Психология»курсларына туплау бара.

2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе
Районда җирле үзидарә органнары ветераннары өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәм чарасы кысаларында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре «Энергетик» мәдәният сараенда «Сәнгать белән очрашу урыны» дигән күргәзмәдә булдылар. Ветераннар өчен Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашында капиталь ремонт объектлары буенча экскурсия дә оештырылды: алар бик теләп үзәк район хастаханәсендә һәм 9 нчы мәктәптә булдылар. Хезмәт ветераннары белән очрашуы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чәй өстәле һәм концерт программасы белән тәмамланды.
2 нче октябрьдә Зәйнең “Энергия стадионында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үтте. Зәй җирле бүлегенең «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 14 кеше мөрәҗәгать итте. Көн дәвамында гражданнарга төрле характердагы консультацияләр бирелде, пенсия исәпләү һәм яңадан исәпләү, иминият стажын санау, милек хокуклары һәм башка актуаль проблемалар каралды. Гражданнарга пенсия фонды белгечләре, суд приставлары, нотариус, Татарстан Республикасы техник инвентаризацияләү бюросы акционерлык җәмгыятенең Зәй бүлекчәсе җитәкчесе, адвокатлар юридик ярдәм күрсәттеләр.
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларга чыгып, сөт җитештерүнең торышы, туфрак эшкәртү, көнбагыш һәм силос өчен кукуруз җыю, шикәр чөгендере казу барышы белән танышты. Бүгенге көндә район буенча тәүлегенә 79 тонна сөт савыла, бер сыердан уртача савым 14,7 кг тәшкил итә. Шикәр чөгендере 6300 гектарда алынган. Бу - барлык мәйданның 68,5 проценты дигән сүз. 258930 тонна шикәр чөгендере җыеп алынып, уртача уңыш гектарыннан 411 центнер тәшкил итә. Район җитәкчеләре һәр объектта агымдагы эш барышы турында фикер алыштылар. Р. Г. Кәримов эш башкару срокларын һәм технологияләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты.
1 октябрь көнне " Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Яраткан кинолента сюжетлары буенча» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев бәйрәм кунакларына җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Бәйрәмдә өлкән буын активистларын бүләкләделәр. Республиканың күрше шәһәрләреннән килгән артистлар: Людмила Гатауллина, Батыр Сабиров чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Шулай ук «Энергетик» мәдәният сарае солистлары һәм ансамбльләре: ветераннар хоры, «Магия», «Улыбка», «Каприз», «Русская душа», Иван Чебаков, җирле шагыйрә Надежда Семеновна Чепурная, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Александрович Шамов шәһәр һәм район пенсионерларына үзләренең иң яхшы әсәрләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмдә 500дән артык кеше катнашты.
1 октябрьдә хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов тренерлар составы һәм көрәшчеләр белән очрашты. Очрашуда Зәй муниципаль районында билбау көрәше буенча Россия чемпионатын уздыру мәсьәләләре, милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә, Федерация Кубогына ярышларда егетләр җыелма командасының чыгышы йомгаклары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көненә багышланган Көрәш буенча республика ярышларына әзерлек турында сөйләштеләр.
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә тантаналы чара узды. Бәйрәмгә биредә озак еллар хезмәт куйган ветераннар чакырулы иде.

1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе
2018 елның 5 октябрендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен «кайнар линия» ачылачак. Гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга һәм аларны кызыксындырган барлык сорауларга тулы мәгълүмат алырга, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 236-00-71.Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина хәзерге вакытта үзәк район хастаханәсенең төрле бүлекләрендә дәвалау курсы үтүче өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Район җитәкчелеге тарафыннан әнә шундый игътибарга 80 кеше лаек булды. Хастаханәдә булуларына карамастан, өлкәннәр район башлыгын шат йөз белән каршы алдылар. Разиф Кәримов аларның хәлләрен белеште һәм тизрәк савыгуларын теләде, бәйрәм уңаеннан һәр пенсионерга азык-төлек пакеты тапшырды. Шунысы куанычлы, районда 1октябрь- Өлкәннәр көнендә стационар дәвалауда булган пенсионерлар янына бару күркәм традициягә әверелде. Өлкәннәр өчен бүләктән дә бигрәк игътибар кадерле. Яхшы сүз- җан азыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International