Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан республика бүлекчәсенең "Тарихи хәтер" партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2 октябрь көнне музей хезмәткәрләре Әхмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Шәймәрданов Хәсән Сәрәветдин улы белән очраштылар. Кечкенәдән Хәсән Сәрәветдин улы авыл тормышын белә, ә 13 яшендә ул «Якты йолдыз»колхозы әгъзасы була. 1957 елдан колхозда санитар табиб, ветеринария фельдшеры булып эшли, аның 56 ел стажы бар. Ветеранның «Сихри бизәкләр»китабы дөнья күрде. Аның дүрт баласы да югары педагогик белемгә ия, ә улы Рафис педагогика фәннәре докторы, профессор, Сургут дәүләт педагогика университетының баш фәнни хезмәткәре.