Зәйнең халык мәшгульлеге үзәгендә ветераннарны хөрмәтләделәр

2018 елның 2 октябре, сишәмбе
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә тантаналы чара узды. Бәйрәмгә биредә озак еллар хезмәт куйган ветераннар чакырулы иде. Үз чыгышында мәшгульлек үзәге җитәкчесе Екатерина Андреева өлкән хезмәттәшләренең дәүләт органы үсешенә керткән өлеше хакында аерым билгеләп үтеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ветераннарга озын гомер, нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләде. Бәйрәм чарасы чәй өстәле янында дәвам итте. Дустанә мохитта бәйрәм кунаклары Мәшгульлек үзәгендә эшләгән елларын искә алды, хәзерге шөгыльләре турында сөйләде. Чара ахырында ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International