Район башлыгы Разиф Кәримов стационар дәваланучы пенсионерларны котлады

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина хәзерге вакытта үзәк район хастаханәсенең төрле бүлекләрендә дәвалау курсы үтүче өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар.  Район җитәкчелеге тарафыннан әнә шундый игътибарга 80 кеше лаек булды. Хастаханәдә булуларына карамастан, өлкәннәр район башлыгын шат йөз белән каршы алдылар. Разиф Кәримов аларның хәлләрен белеште һәм тизрәк савыгуларын теләде, бәйрәм уңаеннан һәр пенсионерга азык-төлек пакеты тапшырды. Шунысы куанычлы, районда 1октябрь- Өлкәннәр көнендә стационар дәвалауда булган пенсионерлар янына бару күркәм традициягә әверелде. Өлкәннәр өчен бүләктән дә бигрәк игътибар кадерле. Яхшы сүз- җан азыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International