ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карады. Тикшерү барышында ул ресурс үзәгендә, С. Рафиков исемендәге үзәк китапханәдә, үзәк район хастаханәсенең хирургия корпусының операция блогында, Зәй агросәнәгать паркында һәм "Мәктәп тавы" пляжында булды. Район башлыгы белән берлектә әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Объектларны карап чыгу нәтиҗәсендә җитешсезлекләр ачыкланмады, бүгенге көндә барлык эшләр дә график буенча алып барыла.

10 октябрьдә Ялчыгол скверында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 3нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары белән «юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә сәяхәт" ясадылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең тирән белемнәрен күрсәттеләр, викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр, «Светофор», «Пассажирлар», «Паровоз»уеннары уйнадылар. ЮХИДИ инспекторы балаларга җәяүле һәм велосипедчылар өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, автокресло турында сөйләде, ә балалар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әлеге чара барышында скверда балалар өчен күңелле музыка яңгырады, ә үтеп баручылар аларның шат йөзләренә карап елмайдылар.

Районда фирменный культура быел 9,2 мең гектар мәйданда үстерелгән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә уңдырышлылыгы гектарыннан 440 центнер тәшкил иткән 7800 гектарда эш төгәлләнгән, бу гомуми мәйданның 83% ын тәшкил итә. Барлыгы 343 200 тонна шикәр чөгендере җыелган. Район кырларында «Ропа» маркалы 12 чөгендер җыю һәм «Ропа Маус»маркалы 3 чөгендер төяүче комбайн эшли. Район чөгендерчеләре арасында уңышлылык буенча гектарыннан 461 центнер күрсәткече белән «Зәй " агрофирмасы механизаторлары алда бара. Шикәр заводы 540 мең тоннадан артык шикәр чөгендере кабул итте, шуның 180 мең тоннасы Зәй районы агрофирмаларыннан. Шикәр заводы тарафыннан 310 мең тонна татлы тамыр эшкәртелгән, 44 мең 928 тонна шикәр комы алынган.

9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе
Бүген Югары Шепкә авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында республикада ел саен үткәрелә торган "Туган як" акциясе бара, аның кысаларында район вәкилләре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче якташлары белән күрешәләр.
Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәм мәҗлесендә катнашты. Бәйрәм Казанда «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды. Тантаналы чарага республиканың авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы белгечләре – игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, алдынгы районнар җитәкчеләре, иң яхшы белгечләр, тармак ветераннары җыелды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен аларның һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: авыл халкы- Татарстанның таянычы, ул алга таба да республика хакимияте ярдәменнән файдаланачак, дип белдерде.

8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Аппарат киңәшмәсе башында район башлыгы озак еллар намуслы хезмәте өчен, район Финанс-бюджет палатасының керемнәрне фаразлау бүлеге әйдәп баручы белгече Н.Н. Гыйззәтуллинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Көн тәртибе буенча райондагы оператив хәлләр, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ нең 2018 елның 8 ае һәм Башкарма комитетның архив бүлеге эш нәтиҗәләре турында чыгышлар тыңланды. Шулай ук бүгенге көндә иң мөһим саналган һәм район башлыгы контролендә булган  райондагы экологик хәл, диспансерлаштыру һәм гриппка каршы вакцинацияләр үткәрү, Төги-Гүлкин юлын реконструкцияләү мәсьәләләре ассызыкланды. Киңәшмәгә район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.

7 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә "Нефтехимик" СК идарәсе призларына чаңгычылар арасында кросс буенча республика ярышлары узды. Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әлеге ярышларда актив катнаштылар.
5 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов белән берлектә Зәй районының барлык агрофирмалары кырларын карап чыкты. Очыш вакытында министр шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз җыюның барышы һәм көзге культураларның торышы белән танышты. Очыштан соң «Восток» агрофирмасының «Яңа Спасс» бүлекчәсе шикәр чөгендере басуында булды, анда уңдырышлылык 1 гектардан 500 центнер тәшкил итә, куелык 1 гектарга 10 мең данәгә якын туры килә. Марат Әхмәтов агрофирма җитәкчеләре, белгечләр белән очрашты, механизаторлар белән сөйләште, шикәр чөгендеренең үсеше һәм аны үстерү технологиясе белән кызыксынды, яхшы оешканлык, җайга салынган эш һәм игенчелектә югары күрсәткечләр өчен тагын бер кат рәхмәтен белдерде.

6 нчы октябрьдә спорт-сәламәтләндерү комплексында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Классик стильдә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү узды: 57 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Ибатуллин Илфак (Башкортстан Республикасы), 2 урын – Абрамов Алексей (Татарстан Республикасы), 3 урын – Гарипов Риназ (Татарстан Республикасы), 3 урын – Исхаков Ришат (Татарстан Республикасы). 62 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Закиров Илнар (Татарстан Республикасы), 2 урын – Яхъяев Сос-Хаджи (Мәскәү), 3 урын – Чвик Шамил (Татарстан Республикасы), 3 урын – Шабиев Рәзил (Башкортстан Республикасы). 68 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Фәләхов Ислам (Татарстан Республикасы), 2 урын – Җиһаншин Эмиль (Татарстан Республикасы), 3 урын – Зәйнәшев Равил (Татарстан Республикасы), 3 урын – Болатчиев Шамил (Карачаево-Черкесия Республикасы), 75 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Башкортстан Республикасы),2 урын – Садыйков Линар (Татарстан Республикасы), 3 урын – Шидаков Рәсул (Карачаево-Черкесия Республикасы), 3 урын – Сакиев Ибраһим (РСО Алания). 82 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Кәлимуллин Ренас (Татарстан Республикасы), 2 урын – Строганов Евгений (Мордовия), 3 урын – Такарлыков Егор (Липецк өлкәсе), 3 урын – Волобуев Игорь, (Төмән өлкәсе). 90 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Сокуров Артур (Кабардино-Балкария Республикасы), 2 урын – Мөхәммәтҗанов Наил (Башкортстан Республикасы), 3 урын – Әхмәтшин Ренат (Татарстан Республикасы), 3 урын – Мусин Булат (Татарстан Республикасы). 100 кг. авырлык үлчәмендә 1 урын – Хәмитов Илдар (Татарстан Республикасы), 2 урын – Сыртаев Айнур (Башкортстан Республикасы), 3 урын – Нургалиев Рәил (Татарстан Республикасы), 3 урын– Хубулов Георгий (РСО Алания). 100 кг. нан артык авырлык үлчәмендә: 1 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Татарстан Республикасы), 2 урын– Гиләҗетдинов Рәнис (Татарстан Республикасы),3 урын – Сафин Әскәр (Петербург шәһәре), 3 урын – Газизуллин Ильяс (Ульяновск өлкәсе).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International