"Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зәй районы филиалы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2018 елның 1 ноябреннән 2018 елның 22 ноябренә кадәр, Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында,Татарстан Республикасы халкы өчен товар, эш һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештыра. Консультацияне көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр; 13.00 дән 17.00 гә кадәр 8 (85558) 7-22-75, 7-22-77 телефоннары буенча алырга мөмкин.
14.11.2018 16.00 сәгатьтә хакимиятнең кече залында 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар булачак.
Турнирда Казан, Зәй, Самара, Нурлат, Әлмәт, Җәлил шәһәрләре командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урын-Казан шәһәренең «Ак Барс» командасы, 2 урын-Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасы, 3 урын-Самара шәһәренең «Олимп» командасы.
Зәй муниципаль районында шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында " Театр дөньясында" шәһәр театр фестивале старт алды. "Театр дөньясында» шәһәр театр фестивале Россия Федерациясендә театр елы кысаларында, театр сәнгатен үстерү һәм алга этәрү максатыннан үткәрелә, ул театрның төрле төрләре элементларын бердәм сәхнә формасында берләштерүнең уникаль мөмкинлекләрен бирә. Фестивальне оештыручылар - «ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесе, «Энергетик «мәдәният сарае. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “ Киләчәк модасы”, “ Мода театры”, “Урам театры” “Миниатюр театры”, “Бию иҗаты” “Вокал иҗаты (хор)”, “Шәүлә театры", “Пародияләр театры”. Театр фестивалендә катнашучылар булып шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре коллективлары тора. Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәк. 2018нче елның 7 ноябрендә "Энергетик» мәдәният йортында Мәдәният идарәсе "Театр дөньясында" шәһәр театр фестиваленә старт бирде. Фестивальдә " Энергетик" мәдәният сарае, Зәй балалар музыка мәктәбе, Зәй үзәк китапханәсе катнашты. Мәдәният учреждениеләре тамашачыларны матур һәм истә калырлык номерлар белән сөендерде.
Һәр елны ноябрь аенда без Ринат Шәехович Фәрдиевны искә алырга җыелабыз. Бүген бу чарага районыбыз башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, район, оешма җитәкчеләре, туганнары һәм якыннары, аны яраткан һәм хөрмәт иткән Зәй халкы җыелды. Гүзәл табигатьле Актаныш районында туып үсүенә карамастан, Ринат Шәехович Зәй төбәгендә 30 ел хезмәт куйган җитәкчеләребезнең берсе. Хезмәт юлында иң җаваплы вазыйфаларны башкарып, район башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән Ринат Фәрдиев зәйлеләрнең иң якын кешесе булды. Бу гадәти булмаган шәхес, район халкының тормыш шартларын яхшырту өчен армый-талмый эшләде, аның авыл хуҗалыгы һәм икътисадын үстерү өчен бар көчен куйды. Ул көчле, ихтыярлы җитәкче генә түгел, нәзек, сизгер, киң күңелле кеше дә иде, халыкка һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булды. Шуңа да аны зәйләләр якын иттеләр, хөрмәт иттеләр һәм бүген дә зурлап искә алдылар. Ринат Шәехович турында якты хәтирә зәйлеләр күңелендә мәңге сакланыр!