Зәйдә 2010 елгы малайлар командалары арасында хоккей буенча фестиваль узды

2018 елның 6 ноябре, сишәмбе
"Яшьлек" боз сараенда 2010 елгы малайлар командалары арасында хоккей буенча фестиваль узды. Ярышларда Самара, Лениногорск, Чирмешән, Баулы, Яр Чаллы Алабуга, Зәй һәм Удмуртия Республикасының Вавож авылларыннан 10 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Удмуртия Республикасы Вавож авылының «Титан» командасы, 2 урынны Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасы, 3 урынны Зәй шәһәренең «Олимп» командасы алды. Җиңүчеләр һәм призерлар ТР Хоккей федерациясе медальләре белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International