Зәйдә шәһәр театр фестивале старт алды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
Зәй муниципаль районында шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында " Театр дөньясында" шәһәр театр фестивале старт алды. "Театр дөньясында» шәһәр театр фестивале Россия Федерациясендә театр елы кысаларында, театр сәнгатен үстерү һәм алга этәрү максатыннан үткәрелә, ул театрның төрле төрләре элементларын бердәм сәхнә формасында берләштерүнең уникаль мөмкинлекләрен бирә. Фестивальне оештыручылар - «ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесе, «Энергетик «мәдәният сарае. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “ Киләчәк модасы”, “ Мода театры”, “Урам театры” “Миниатюр театры”, “Бию иҗаты” “Вокал иҗаты (хор)”, “Шәүлә театры", “Пародияләр театры”. Театр фестивалендә катнашучылар булып шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре коллективлары тора. Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәк. 2018нче елның 7 ноябрендә "Энергетик» мәдәният йортында Мәдәният идарәсе "Театр дөньясында" шәһәр театр фестиваленә старт бирде. Фестивальдә " Энергетик" мәдәният сарае, Зәй балалар музыка мәктәбе, Зәй үзәк китапханәсе катнашты. Мәдәният учреждениеләре тамашачыларны матур һәм истә калырлык номерлар белән сөендерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International