«Сөенеч» курчак театры шәһәр ярминкәсендә чыгыш ясады

2018 елның 6 ноябре, сишәмбе
Үзәк балалар китапханәсе каршындагы «Сөенеч» курчак театры барлык гомумшәһәр бәйрәмнәрендә һәм ярминкәләрдә актив катнаша. Шушы көннәрдә алар Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан, гомумшәһәр ярминкәсендә чыгыш ясадылар. Бу көнне Һава торышы да җылы торды, кояш та күренеп алды, әйтерсең табигать балаларга каникулларга озынрак көннәр бүләк итәргә теләде. Бәйрәм ярминкәсендә балалар һәм өлкәннәр «Тиремкәй»дип исемләнгән курчак тамашасын бик теләп карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International