ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Нива" ҖЧҖ  сөт-товарчылык комплексында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында терлекчелек тармагы эшен карау буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук «Агрокөчләр» акционерлык җәмгыятенең терлекчелек бүлеге башлыгы урынбасары Л.Ө.Сыйтдиков, Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы Ф. Г. Исламов, бүлекчә һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, агрофирма директорлары һәм белгечләре катнашты. Район башлыгы үзенең терлекчеләр алдында ясаган чыгышында, игенчеләрнең эш башкару тәртибен үрнәк мисал итеп китерде, аларның чәчү, урып-җыю кебек аеруча җаваплы эшләрне, билгеләнгән вакыт кысаларына сыешып аерым план буенча башкаруларын ассызыклады һәм нәтиҗәләренең дә уңай булуын билгеләп үтте. Киңәшмәдә катнашучылар терлекчелекнең ноябрь ае буенча һәм 2018 елның 11 аенда җитештерелгән күрсәткечләре турында фикер алыштылар һәм 2019 елга яңа бурычлар билгеләделәр. Агрофирма бүлекчәләрендә малларны тукландыру тиешле нормаларга туры килүе турында да билгеләп үтелде. Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Р. Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләренә алдагы көннәрдә башкарылачак эшләргә йөкләмә бирде.

12 декабрь көнне "Безнең вакыт" клубы кысаларында, "Энергетик" мәдәният сараенда " Син Россияне беләсеңме?» дип аталган викторина үтте. Чараның максаты - үз хокукларын һәм бурычларынны өйрәнүгә кызыксыну уяту, үз ил законнарына һәм дәүләт символикасына ихтирам тәрбияләү, «Закон, тәртип, хокук»төшенчәләрен формалаштыру. Викторина уен формасында үткәрелде. Чара барышында балаларга Россия Федерациясенең төп норматив хокукый акты, аны булдыру тарихы турында сөйләделәр. Алынган мәгълүматларын ныгыту өчен балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында "РФ Конституциясе"дигән социаль ролик күрсәтелде.

Россия Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрү кысаларында, “Космос” кинотеатрында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләренә багышланган « ХХІ гасыр - азатлык һәм җаваплылык » кино дәресе үткәрелде. Анда 3 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында балалар илебезнең төп законы- Конституция белән тулысынча таныштылар.

2019 ел Зәйдә «Мәдәният елы» дип игълан ителде. Мәдәният-кеше тормышының төрле өлкәләрендә бик күп әһәмияткә ия төшенчәләр: аралашу культурасы, үз-үзеңне тоту культурасы, мәдәният культурасы һ.б.ларны үз эченә ала. Конкурста яше нинди булуга карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. 2018 елның 20 декабренә кадәр сез символларның эскиз һәм текстын dkenergetik2011@mail.ru. электрон почтасына юллый аласыз. Конкурста җиңүчене шәхси бүләк көтә. Җиңүчеләрне бүләкләү 2018 елның 27 декабрендә «Яшьлек " боз сараенда ел нәтиҗәләренә багышланган бәйрәм чарасында булачак. Барлык сораулар буенча «Энергетик» мәдәният йортына 2-85-15, 2-86-40 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе
2018 елның 12 декабрендә " Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районында «Талантлар фабрикасы» II фестиваль - конкурсының гала-концерты узды. Шәһәр һәм районның 408 иң талантлы баласы әлеге конкурста катнашты. Жюри хөкеменә 120 иҗади номер тәкъдим ителде. Музыка җитәкчеләре, тәрбиячеләр һәм балалар бергәләп «Вокал-соло», «Вокаль ансамбль», «Хореография сәнгате», «Конферансье», «Театр иҗаты», «Нәфис сүз»номинацияләрендә чыгыш ясадылар. «Каенкай» балалар бакчасы коллективы Гран-прига ия булды. Һәр номинациядә җиңүчеләргә 1,2,3 дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов барысын да шушы күркәм бәйрәм белән котлады, талантлы балаларга иҗади уңышлар теләде.

11 декабрь көнне Зәй шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан, «Россия Федерациясе Конституциясе дәресе»темасына лекция үткәрелде. 11 сыйныф укучылары алдында Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе А. Ө. Әбдуллина чыгыш ясады. Ул РФ Конституциясен кабул итү тарихы, аның структурасы турында сөйләде, шулай ук ТР Зәй шәһәр прокуратурасында Конституциянең нигезләмәләре һәм нормалары кулланыла торган практикасыннан мисаллар китерде. Прокурор ярдәмчесе А. Ө. Әбдуллина өлкән сыйныф укучыларын, илнең Төп Законы таләпләрен бозу очраклары килеп чыкканда, җаваплылыкка тарту мөмкинлеге булуы турында тагын бер кат кисәтте, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирде.

Ел саен декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул вакытта үзәк белгечләре мохтаҗ кешеләргә тагын да күбрәк игътибар бирергә тырыша. 12 нче деабрьдә Зәй шәһәренең “Шатлык» үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында тантаналы чара узды. Анда 30 дан артык социаль хезмәт алучылар, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр катнашты. Алар арасында безнең шәһәр һәм район халкы гына түгел, Татарстанның барлык районнарыннан  килүчеләр дә бар иде. Чарада катнашучыларны Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов сәламләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм үзәккә бүләк сертификаты тапшырды. Җавап итеп, һәрдаим ярдәм итеп торганнары өчен, шәһәр хакимияте һәм социаль яклау адресына бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Социаль хезмәт алучылар өчен көтелмәгән бүләк- Чистай шәһәреннән шигырьләр җыентыгы булды. Түбән Кама кунаклары музыкаль бүләк белән сөендерде. Чарада шулай ук  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Э.Г. Хуҗина, "Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Л.Д.Симонова да булдылар. Бәйрәм чарасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңеленә өмет һәм иртәгесе көнгә ышаныч өстәр дип ышанасы килә, чөнки, кагыйдә буларак нәкъ алар менә шундый ярдәмгә моһтаҗ.

Тантаналы чара бүген районның Гражданлык актларын теркәү бүлеге идарәсендә узды.12 нче декабрь- Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов 12 яшь зәйлегә паспортлар тапшырды. Ул яшьләрне төп документка җаваплы карарга, аны сакларга һәм илнең лаеклы гражданнары булырга чакырды. Паспорт алучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Вдохновение»вокаль студиясе артистлары чыгыш ясады.

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә 2018 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча «ТКХ һәм технологик контроль үзәге» муниципаль унитар предприятиесе һәм «Сәламәтлек комбинаты» муниципаль унитар предприятиесенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы узды. Муниципаль унитар предприятие җитәкчеләренең, баланс комиссиясе әгъзаларының отчетлары тыңланды, аларның күрсәткечләре җентекләп каралды һәм финанс - хуҗалык эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде.
Бүген хакимияттә 2019 елга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына түләүләр мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Кереш сүз белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев, Дәүләт торак фонды программасы, Зәй муниципаль районында Дәүләт торак фонды вәкиле Роберт Садртдинов, социаль ипотека программасы һәм аның өстенлекләре турында сөйләде. Бу-килешүне төзү һәм исәпкә басу өчен иң аз документлар пакеты : 7% күләмендә еллык процент ставкасы, 28,5 елга кадәр өлешләп түләү мөмкинлеге, 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме (алга таба һәр бала өчен) һәм башкалар. Зәй муниципаль районында 2018 елның 11 декабрендә социаль ипотека буенча 16 гаилә исәптә тора. Программаны гамәлгә ашыру мизгеленнән башлап, 542 гаилә яңа төзекләндерелгән фатирлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International