Православие динен тотучы зәйлеләр Кач ману бәйрәменә әзерләнәләр

2019 елның 18 гыйнвары, җомга
19 гыйнвар- шимбә көнне православие динен тотучы зәйлеләр Кач ману бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Зәй районы гыйбадәтханәләрендә, шәһәрдә һәм авылларда гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы узачак. Шулай ук 18 гыйнварда 12 сәгатьтә Иске Зәй бистәсен урап узу юлындагы «Изге чишмә» суы изгеләндереләчәк. Зәйлеләр быел да чишмәдән изгеләндерелгән су алу һәм махсус әзерләнгән бәкедә коенып чыгу мөмкинлегенә ия булачак. Ә 19 гыйнварда 11 сәгатьтә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында бәйрәмнең рәсми өлеше узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International