Үзәк китапханә хезмәткәләре Ялчыгол скверында “Кышкы уеннар” бәйгесе үткәрде

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
17 январьда Үзәк китапханә хезмәткәләре Ялчыгол скверында “Кышкы уеннар” бәйгесе үткәрде. Бирегә “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүчеләре чакырылды. Чара кысаларында төрле биремнәр, сорауларга җаваплар, уен-бәйгеләр оештырылды. Ахырдан аларны баллы күчтәнәчләр белән сөендерделәр.Чараның максаты- бәйгеләр, уеннар аша сабыйлар күңелендә матур мизгелләр һәм якты хәтирәләр калдыру. Бәйге балалар күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International