Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов «Татарстан чаңгы юлы – 2019» республика массакүләм ярышлары кысаларында, Зәй муниципаль районында спорт акциясен оештыру буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә спорт акцияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты әгъзалары катнашты. Анда катнашучылар, чараны үткәрү программасын, акциядә катнашучыларның куркынычсызлыгын тэмин итү мәсьәләләрен карадылар. "Татарстан чаңгы юлы-2019" ярышлары, 9 февральдә Яңа шәһәрнең урман массивында, авыл халкы һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен, җирлекләр территорияләрендә узачак. Ярышларда сәламәтлекләре чикле булмаган, төрле яшьтәге кешеләргә катнашу рөхсәт ителә.
6 февральдә Зәйдә шәхси сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов гражданнарны кабул итте. Шәһәр һәм район халкы депутатка транспорт чыгымнарын түләү, ятим балаларга торак бирү, шулай ук шәхси милеккә һәм һәм торак- коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Район халкыннан яңгыраган барлык сораулар һәм тәкъдимнәр контрольгә алынды һәм аларның һәркайсы буенча тиешле чаралар һәм карарлар кабул ителәчәк.