Район башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты

2019 елның 16 марты, шимбә

"Энергетик» мәдәният йорты бинасында Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов турыдан-туры диалог форматында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашты. Очрашуда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Захарова Марина Ивановна - "Зәй муниципаль районында кече һәм урта бизнесны үстерү нәтиҗәләре турында», Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү фондының «Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» Чистай шәһәре бизнес-инкубация үзәге җитәкчесе Мясников Вадим Олегович-«Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү буенча гамәлдәге программалар», «Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес үсешенең инвестицион юнәлешләре турында”, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы районара инспекциясе башлыгы Бәйрәмов Айдар Илгиз улы - "Кече һәм урта бизнес субъектларына кагылышлы салым законнары үзгәрешләре турында», «Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе директоры вазыйфаларын башкаручы Лаптева Ольга Виктор кызы-«Эш бирүчеләр өчен квоталар, өстенлекләр турында»,үз эше белән шөгыльләнүче Кузнецова Римма Газизҗан кызы - “2019 елдан профессиональ керемгә салым рәвешендә махсус салым режимына күчү турында”, «Зәй кооператоры» рәисе Шалафаев Анатолий Аркадьевич – “Зәй муниципаль районы территориясендә күппрофильле бизнесны үстерү турында», КФХ җитәкчесе Әхмәтҗанов Илнар Илгиз улы - «Кошчылык хуҗалыгында бизнесны үстерү турында " доклад белән чыгыш ясадылар.Очрашуга йомгак ясап район башлыгы Р. Г. Кәримов район эшмәкәрләренә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International