2018 елның 27 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Татарстан Республикасында, Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәсендә «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кертү буенча пилот проектын 2019 елның гыйнварыннан алып 2028 елның декабренә кадәр үткәрү турында законнар пакетына кул куйды. Зәй муниципаль районында әлеге законны аңлату буенча зур эш башкарылды. Бүгенге көндә үзмәшгульнең беренче булып теркәлгән Кузнецова Римма Газизҗан кызы эшмәкәрләр белән очрашуда чыгыш ясады һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.