Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре чаңгы ярышларында көч сынашты

2019 елның 16 марты, шимбә
16 март көнне «Ялта-Зәй " спорт әзерлеге үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 41 муниципаль район һәм 2 шәһәр округларыннан 180 хезмәткәр катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Васильев Павел, Уразайкин Петр, Вәлиева Гөлнара һәм Токмакова Татьяна кергән Зәй муниципаль районы җыелма командасы, составында республика карамагындагы һәм шәһәр округлары үзәге булган 1нче төркемдә, 2 нче гомумкоманда урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International