ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль ярдәмгә мохтаҗ, үзәктә социаль хезмәтләр кабул итүче 30 балигъ булмаган бала һәм аларның әниләре өчен "Яз бәйрәме" дип аталган социаль-анимацион чара оештырылды. Әлеге чарада гаилә эчендә низаглар булган һәм социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм социаль педагоглар кызыклы конкурслар әзерләгәннәр, аларда балалар һәм ата-аналар да бик теләп катнаштылар.Бәйрәмдә катнашучыларга киртәләр аша коляска йөртергә, әниләрен төрле костюмнарга киендерергә,ә әниләр исә мең бала тавышы арасыннан да үз сабыен аера алуларын исбатладылар. Мондый күнегүләр балаларда төп психик функцияләрне (игътибар, фикерләү, хәтер) үстерергә генә түгел, ә уен формасында ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга да ярдәм итә.Очрашу ахырында балалар яшьләр эшләре идарәсе вәкиле, «Мальвина» халык театры җитәкчесе А.С. Зарипова белән берлектә эмоцияләр белдерү, комплексларны бетерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең үз-үзләренә бәя бирүне арттыру максатыннан "Оса и медведь" әкиятеннән фрагмент уйнадылар.Чара бер сулышта узды,катнашучылар уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм ахырында барысы да кечкенә генә баллы күчтәнәчләр белән сыйланды.

21 мартта "Энергетик" мәдәният сараенда Бөтендөнья шигърият көненә багышланган әдәби кичә узды. Поэзия-ул тормыш, ул хыял, хис-кичерешләр, фикерләр белдерү. Кешенең яраткан шагыйре дә булмаска мөмкин, әмма һәркемнең битараф булмаган шигыре була. Бу көнне чарада катнашучылар тыңлаучылар һәм тамашачылар гына түгел, үзләре дә танылган шагыйрьләр: А. Пушкин, С. Есенин, Г. Г. Тукай, М. Җәлил, С. Насыйбуллина, Б. Рәхмәт шигырьләрен яратып укыдылар. Чыгыш ясаучылар арасында М. Кашапов, М. Иванов, Н.Чепурная, В. Кухорь, Т. Гаряева, В. Агашкина, В. Садилова, Л. Бартош, А. Третьяк, Л. Зобова бар иде. Монда шулай ук тамашачылар белән бергә флешмоб рәвешендә А. С. Пушкин әкиятләре укылды, В. Высоцкий, И. Тальков җырлары яңгырады, шулай ук М. Кашапов башкаруында курайда «Туган авылым» инструменталь композициясе башкарылды. Бу шигъри очрашу укучылар күңелендә һичшиксез калыр, аларга дөнья матурлыгын тоярга ярдәм итәр һәм эчке дөньяларын тагын да баетыр.

Бүген хакимиятнең кече залында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. 2018 ел нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы, полиция майоры И. Р. Хәйретдинов, элек хөкем ителгән һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән, шулай ук җинаять-башкарма инспекциясендә исәптә торучы балигъ булмаган балаларның социаль адаптациясе турында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Зәй муниципальара филиалы башлыгы А.В. Иванов мәгълүмат бирде. Мәктәп автобуслары белән йөрткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү эше турында район башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Н.А. Алчина сөйләде. Район башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Р. Р. Мавлавиев хокук бозуларны профилактикалау эше турында аңлатып үтте. Утырышта катнашучылар конкрет мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Утырыш нәтиҗәләре буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары В. Г. Акатьев нәтиҗә ясады.
Бүген Үзәк балалар китапханәсендә язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә кунак булып Татар гимназиясенен 4 нче сыйныф укучылары килгән иде. Кичәдә халкыбызнын дәртле жырлары яңгырады, балалар борынгы такмакларны әйтештеләр, жырлы-биюле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп дәртләнеп күңел ачтылар. Балаларга бигрәк тә Нәүрүзбикә белән Кыш бабайның үз биләмәләре өчен тартышып төрле бәйгеләрдә ярышулары, Язгы кояшның аларга булышуы ошады. Элек – электән барча халык бу көнне бергәләп бәйрәм иткән, кунакка йөрешкәннәр, күңелләрен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар. Бу көнне шулай ук тәмле коймаклар пешереп бер береңне сыйлау кебек матур гадәт тә яшәгән. Буматур гадәттән китапханәчеләр дә читкә тайпылмадылар – рәхәтләнеп күңел ачканнан соң балаларны күпереп пешкән тәмле коймаклар белән сыйладылар.

Үзәк китапханәдә шигърият коне уңаеннан “Шигърият йолдызлыгы” дигән әдәби-тематик кичә уздырылды. Алып баручылар А. Пушкин,С. Есенин,М. Цветаева, В. Тушнова иҗатларына мөрәҗәгать иттеләр, аларның шигырьләре буенча романслар тыңладылар. “Өмет” клубы әгъзалары җирле шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. “Шигърият көнендә яраткан шигырь юллары” акциясенә барлык китап укучылары да бик теләп кушылды.

Шушы көннәрдә "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" Зәй штабы бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең XII хисап-сайлау конференциясендә катнашты. Конференция кысаларында 2016-2019 еллар өчен оешма эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2019 елга планнар билгеләнде. Конференция барышында төбәк штабының яңа составы сайланды. Шулай ук конференция кысаларында «Кырым күпере»тематик күргәзмәсе дә эшләде.
Пенсия яшенә җитеп килүчеләрнең хезмәт хокукларын саклау – үзәк мәсьәлә Зәй халык мәшгульлеге үзәге район Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә эшләүче пенсия яшенә җитеп килүче йөздән артык хезмәткәр өчен хезмәт хокукларын саклау буенча консультация уздырды. Белгечләр мәшгульлек турындагы закондагы үзгәрешләр, үзәк тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, аерым алганда пенсия яшенә җитеп килүчеләр өчен һөнәри белем алу программасы хакында сөйләде, хезмәт законы нормалары белән таныштырды. Шундый ук очрашу Район мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен дә оештырылды. Аның кысаларында катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап ала алды. Исегезгә төшерәбез, эшче төркем әгъзалары район предприятия һәм оешма хезмәткәрләре өчен узган елдан консультация уздыра. Әлеге эш Россия Хөкүмәтенең пенсия яшен арттыру һәм гражданнарның яшькә карап хезмәт хокукларын һәм иреген чикләүгә каршы башкарылган чаралары кысаларында, Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатын алып барыла.

21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләти экологик экспертиза үткәрү өчен материаллар әзерләү максатыннан, бүген администрациянең кече залында җәмәгать тикшерүләре үткәрелде. Фикер алышуда район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, район аучылар җәмгыяте башлыгы Ф.М.Минебаев һәм ауны кулланучылар катнашты. Иҗтимагый фикер алышуга 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 1 августына кадәрге чорда Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы территориясендә аучылык белән шөгыльләнү лимитын әзерләү материалы тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар тарафыннан проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кертелде. Барлык үтенечләр дә игътибарга алынды.

Бүген хакимиятнең зур залында Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры урынбасары Р. Р. Мамаев катнашында шәхси ярдәмче һәм крестьян(фермер) хуҗалыклары программаларында катнашу һәм хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм башкарма органнарның җитәкчеләре чакырылган иде. Көн тәртибенә «2019 елда хуҗалык итүнең кече формаларына һәм кооперативларга дәүләт ярдәме системасы», « Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру», «Таналар һәм аларны сатып алу» , «Хуҗалык итүнең кече формаларын кредитлау” турында мәсьәләләр кертелгән иде. Мәгълүмат белән Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү компетенцияләре үзәге директоры урынбасары Р. Р. Мамаев, финанс – икътисад бүлеге башлыгы – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Зәй муниципаль районындагы баш хисапчысы Р. М. Миңнеханова, «Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Ф. Г. Исламов, "Россия авыл хуҗалыгы банкы» АҖнең («Россельхозбанк») Татарстандагы 3349-5716 номерлы өстәмә офисы идарәчесе вазыйфаларын башкаручы Р. Г. Галиуллин чыгыш ясады. Әңгәмә барышында киңәшмәдә катнашучылар үзара фикер алыштылар. Киңәшмәгә район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов йомгак ясады.

Зәй политехник көллиятендә көллият студентлары студент отрядларының Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашуның махсус кунаклары - Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары штабы командиры Фәрит Шәяхмәтов һәм Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары штабы комиссары Алия Адиева булды. Очрашу кысаларында балаларга Татарстанда студент отрядларының хәрәкәте, эш юнәлешләре, хезмәт проектлары, эш шартлары, объектларда яшәү шартлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International