Зәйдә шәхси ярдәмче һәм крестьян(фермер) хуҗалыклары программаларында катнашу һәм хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры урынбасары Р. Р. Мамаев катнашында шәхси ярдәмче һәм крестьян(фермер) хуҗалыклары программаларында катнашу һәм хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм башкарма органнарның җитәкчеләре чакырылган иде. Көн тәртибенә «2019 елда хуҗалык итүнең кече формаларына һәм кооперативларга дәүләт ярдәме системасы», « Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру», «Таналар һәм аларны сатып алу» , «Хуҗалык итүнең кече формаларын кредитлау” турында мәсьәләләр кертелгән иде. Мәгълүмат белән Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү компетенцияләре үзәге директоры урынбасары Р. Р. Мамаев, финанс – икътисад бүлеге башлыгы – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Зәй муниципаль районындагы баш хисапчысы Р. М. Миңнеханова, «Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Ф. Г. Исламов, "Россия авыл хуҗалыгы банкы» АҖнең («Россельхозбанк») Татарстандагы 3349-5716 номерлы өстәмә офисы идарәчесе вазыйфаларын башкаручы Р. Г. Галиуллин чыгыш ясады. Әңгәмә барышында киңәшмәдә катнашучылар үзара фикер алыштылар. Киңәшмәгә район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International