ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 Тревога буенча Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә хезмәткәрләрне һәм бирегә килүчеләрне эвакуацияләделәр. Шул рәвешле учреждение янгын чыккан вакытта эшләү планын һәм кисәтү системасын сынап карады. Көннең беренче яртысында хезмәткәрләр өчен “Янгын белән бәйле гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына өйрәнүләр узды. Көннең икенче яртысында кисәтү системасы эшли башлады, хезмәткәрләр оператив рәвештә чаралар күрде. Санаулы вакыт эчендә объекттагы кешеләр эвакуацияләнде. Мәшгульлек хезмәте җитәкчесе өйрәнүләрне уңай бәяләде.

28 март көнне балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшендә Зәй муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, балалар спорт мәктәпләре тренерлары, район мәдәният йорты директоры, «Космос» яшьләр үзәге директоры, өстәмә белем бирү учреждениеләре, яшәү урыны буенча клуб җитәкчеләре катнашты. Яшәү урыны буенча социаль-мәдәни, спорт-сәламәтләндерү һәм ял учреждениеләре эшчәнлегенә профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнарны җәлеп итү эше турында мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр идарәләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Балигъ булмаганнарның буш вакытын оештырмау сәбәбе аерым алганда иҗтимагый куркыныч гамәлләр кылуга китерергә мөмкин. Тикшерү вакытында, хокукка каршы гамәлләр кылган баланың уку программасы буенча өлгерә алмавы, түгәрәкләргә йөрмәве ачыклана. Бүгенге көндә Зәй районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлеге карамагында 33 балигъ булмаган бала, мәктәпләрдә 120 балигъ булмаган бала, сыйныфларда 328 бала исәптә тора. Утырышка йомгак ясап, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе А.В. Чапков, яман гадәтләргә бирешү ихтималы булган һәр балигъ булмаган баланың түгәрәкләрдә шөгыльләнергә тиешлеген, аларның һәрберсе белән аерым эш алып барырга мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук катнашучыларның игътибарын балигъ булмаганнарның җәйге мәшгульлеген оештыруга юнәлтте.

27
март, 2019 ел
чәршәмбе
2 апрель көнне 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә комиссия белгечләре катнашачак, аның составына суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау вәкилләре кергән. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.
Чираттагы «Гаилә дәресе» 2019 нче елның 27 март көнне Зәй районының ГХАТ бүлегендә үтте. Баш белгеч Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага дәрес үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.

26
март, 2019 ел
сишәмбе

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов бу өлкәдә иң яхшы хезмәт куйган хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә өлеш керткәне өчен, «ЖилЭнергоСервис-Зәй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Тихонов Георгий Владимировичка, Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды, 5 кеше -Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталары, 15 кеше - Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм 26 кеше - Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. «Магия», «Каприз» халык хореография ансамбльләре, «Мирас», «Азаль» вокаль - хореография ансамбльләре башкаруында концерт номерлары һәм аерым башкаручыларның чыгышлары бәйрәм чарасын тагын да бизәде.

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнарның гаризаларын гамәлгә ашыру турында киңәшмә узды. Анда район Башкарма комитеты «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау буенча башкару дисциплинасының торышы турындагы мәсьәлә каралды. 2019 елның 3 аенда барлыгы 121 гариза басылып чыккан, шуларның 98е хәл ителгән, 5се - эштә, 11е – карауга алынган , 7 гариза билгеле сәбәпләр буенча кире кагылган. Зәйлеләрне шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу мәсьәләләре борчый, алар шулай ук хуҗасыз хайваннар мәсьәләләренә, территорияне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру, парклар һәм скверлар торышы мәсьәләләренә дә битараф түгел.

2019 елгы язгы чакырылыш чорында Татарстан Республикасы омбудсманы һәм хәрби комиссары, хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм аларның ата-аналарын хокукый агарту эшен дәвам иттеләр. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре бүген Зәй шәһәрендә узды. Анда Зәй, Әлмәт, Азнакай, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары җитәкчеләре, вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының район бүлекләре башлыклары катнашты. Гомумән алганда, дәресләрдә хәрби хезмәткә чакыру яшендәге 250 яшь кеше катнашты. Лекция барышында булачак солдатлар илебездә хәрби хезмәт үтү нечкәлекләре, шулай ук үз хокукларын яклау өчен кирәкле чаралар турында белделәр. Дәресне тыңлаучылар игътибарына, республика хәрби комиссариаты тарафыннан яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү һәм Россия армиясе сафларында хезмәт итү турында әзерләнгән фильм тәкъдим ителде. Моннан тыш, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская егетләргә  хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге эше, ә атап әйткәндә ашыгыч хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрдән килгән шикаятьләргә җавап бирү,   «Кайнар линия»ләр үткәрү чорында хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Бер ай дәвамында хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре Түбән Кама, Чистай һәм Казанда узачак.

26 мартта Зәй муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы В. Г. Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф. Т. Камалиев, сөт-товар җитештерү комплекслары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә чираттагы тикшерү уздырылды. Тикшерү график нигезендә «Шепкә» бүлекчәсенең сөт-товар фермасыннан башланып китте. Чарада катнашучылар терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар. Аннары Әхмәт, Бура Киртә, Куш-Елга, Дурт-Мунча авылларында «Нива» ҖЧҖ сөт-товар җитештерү комплексында булдылар. Соңыннан Поручик, Чыбыклы, Сәвәләй авылларының «Зәй» сөт-товар җитештерү комплексын карадылар. Һәр бүлекчә белгечләре көтелүче сыер һәм таналар күрсәткече, ясалма орлыкландыру графиклары һәм техник хезмәте күрсәтү паркының эшен анализладылар. Киңәшмәдән соң, товар-сөтчелек фермаларында сөт җитештерү технологик процессларын төгәл үтәү һәм алдагы атнага уртача тәүлеклек үсеш алуны арттыру буенча өстәмә бурычлар билгеләнде.

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында мәдәният елы кысаларында «Гаилә кыйммәтләре хәзинәсе" шәһәр һәм район гаилә иҗаты фестивале игълан ителде. Фестивальне Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге һәм милли мәдәният үзәге оештыра. Фестиваль гаиләнең интеллектуаль һәм иҗади активлыгын арттыру максатында "Хезмәт династиясе», «Спорт-сәламәтлек нигезе», «Гаилә мавыгулары дөньясы», «Иң күп укучы гаилә», «Җылы йорт», «Яшь гаиләнең уңышлы старты», «Алтын гаилә» номинацияләре буенча үткәрелә. Жюри бәяләүләре нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Гаризалар zainskudm@mail.ru электрон адресы буенча "Гаилә кыйммәтләрен чагылдырган фестиваль –хәзинә" тамгасы белән кабул ителә. Конкурс нигезләмәсе белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: ДК «Энергетик» контактында: https://vk.com/id475643797 -,Instagram: dk_energetik_zai, белешмәләрне 7-52-84, 7-20-68 телефоны буенча алырга мөмкин.

2019 елның 28 мартында 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Зәй шәһәрендә Ленин урамы, 2 а йорт адресы буенча (стадион, 3 кат) ТР Дәүләт Советы депутаты Ф. Ф. Комарова кабул итәчәк. Алдан язылу 8(85558) 7-30-94 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International