ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, «Зәй» ССПК, «ТКХ һәм технологик контроль үзәге» МУП вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Үз чыгышында район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов "Зәй" Агросәнәгать паркында киләчәктә эшкәртү өчен халыктан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу эшен активлаштырырга чакырды. Шулай ук И.Ф.Хафизов гражданнарның үзсалым буенча акча җыю планын үтәүдә уңай динамиканы билгеләп үтте. Киңәшмәдә авыл җирлекләре эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.Киңәшмәгә йомгак ясап, Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов фикер алышына торган мәсьәләләр буенча конкрет йөкләмәләр һәм киңәшләр бирде һәм катнашучыларны уртак, нәтиҗәле эшкә, җирле үзидарә органнары алдында торган бурычларны хәл иткәндә үзара хезмәттәшлек итүгә юнәлдерде.

2019 елның 24 мартында спорт-сәламәтләндерү комплексының кече залында «Зәй» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә грек-рим көрәше буенча ярышлар узды, анда 45 бала катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде :2004-2005 елгы яшь категориясендә, 38 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Галимов Артур, 2 урын – Хисамиев Илдар, 3 урын – Сөнгатуллин Булат, 3 урын – Архипов Артем. 50 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Гудошников Данил, 2 урын – Әхмәтшин Данил, 3 урын – Борһанов Дилияр, 3 урын – Вяльшин Артур. 62 кг авырлык категориясендә: 1 урын-Корнилов Виктор, 2 урын – Дәүләтов Алмаз, 3 урын – Мортазин Илвар, 3 урын – Шәрәфиев Артем. 71 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Козлов Дмитрий, 2 урын – Хөснуллин Руслан, 3 урын – Пасерб Артем, 3 урын – Каргин Андрей. 2007-2008 елгы яшь категориясендә, 32 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Ходжаев Рәил, 2 урын – Чурбанов Максим,3 урын – Латыйпов Антон, 3 урын – Кәлимуллин Кәрим. 42 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Мортазин Әнвәр, 2 урын – Бораев Матвей. 2009-2010 елгы яшь категориясендә, 25 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Хисмәтов Булат, 2 урын – Нуруллин Госман, 3 урын – Синисин Константин, 3 урын – Краснов Денис. 30 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Спирин Глеб,2 урын-Гладков Денис, 3 урын – Сөләйманов Гадел, 3 урын – Краснов Кирилл. 35 кг авырлык категориясендә:1 урын – Газизов Шамил, 2 урын – Пляшев Данил, 3 урын – Бывалцев Роман. 38 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Пузанков Владислав, 2 урын – Талибуллин Марат, 3 урын – Маврин Тимур. 70 кг авырлык категориясендә: 1 урын-Петров Александр, 2 урын – Хөснетдинов Камил,3 урын-Бакеев Иван.

21-24 март көннәрендә Чирмешән районында 2002-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында ТР укучылары Спартакиадасы исәбенә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 1 урын - Николаев Станислав ( тренеры Минһаҗев А. Р.),3 урын - Шакиров Альберт (тренеры Минһаҗев А. Р.),3 урын - Нуриәхмәтов Илфат (тренеры Минһаҗев А. Р.), 3 урын - Маклакова Елена (тренеры Хәйруллин И. Г.),3 урын - Данилова Олеся (тренеры Салихов Р. Ф.).
23 март көнне Кисловодск шәһәрендә җиңел атлетика буенча Россия Кубогы узды. «Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Герасимов Кирилл 3 км дистанциядә егетләр арасында 2 нче урынны яулады.

24
март, 2019 ел
якшәмбе

Израильдә киокусинкай буенча Европа чемпионаты тәмамланды. Безнең Селиверстов Валерий һәм Хөснетдинова Элина Европа чемпионнары булдылар.Бочкарев Виталий икенче урынны алды, Зеленин Вадим бронза призер булды!


23
март, 2019 ел
шимбә

22 март көнне Казан шәһәрендә "Иделкәем" балалар һәм яшүсмерләр үзешчән һәм курчак коллективларының республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. А. С. Зарипова җитәкчелегендәге «Мальвин» халык театры коллективы 10 курчак театры арасында 2 нче турга  һәм 4 курчак театры арасында 3нче турга чыкты. Безнең коллектив Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең III дәрәҗә лауреаты булды.

Бүген "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Нәүрүз” бәйрәме узды. Чара кысаларында район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында театральләштерелгән программа күрсәтелде. Кунакларны сәламләү сүзе белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады. Бәйрәмнең рәсми өлешендә " Нәүрүз чибәре – 2019" район конкурсының бүләкләү тантанасы булды. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм алдыннан Зәй муниципаль районында «Нәүрүз чибәре – 2019» район конкурсы игълан ителгән иде. Конкурста 9 гүзәл катнашты. Нәтиҗәдә, «Нәүрүз чибәре-2016» бәйгесендә Югары Пәнәче авыл җирлегеннән Алсу Сәгыйдуллина җиңүче булды. Һәр катнашучыга номинацияләр буенча дипломнар тапшырылды. "Иҗат йолдызлары” номинациясендә-Бигеш авыл җирлегеннән Миләүшә Шәрипова, "Зыялы кыз" номинациясендә Имәнлебаш авыл җирлегеннән Исламия Гәрәева; "Сылу кыз” номинациясендә-Дурт-Мунча авыл җирлегеннән Вероника Иванова; "Тылсымлы караш" номинациясендә Аксар авыл җирлегеннән Зилә Мөсләхова; "Ягымлы кыз” номинациясендә-Югары Шепкә авыл җирлегеннән Зәлия Шәрәфиева; "Уңган кыз" номинациясендә Сармашбаш авыл җирлегеннән Әзәлия Сәйфуллина; “Җитез кыз” номинациясендә-Түбән Биш авыл җирлегеннән Лилия Хәлиуллина; "ИлҺамлы кыз" номинациясендә-Түбән Биш авыл җирлегеннән Ләйлә Сабаева җиңүче булды. Чара дәвамында мәйданда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, анда һәркем күңеленә хуш килерлек итеп бәйрәм ярминкәсе һәм күңел ачу программасы оештырылган иде. Балалар өчен конкурслар, әкият персонажлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.


22
март, 2019 ел
җомга
2017 елның 21-22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган график нигезендә, Зәй муниципаль районының «Зәй» АФ ҖЧҖендә тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды. Техник карау уздырганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиналар торышына, двигательне эшләтеп җибәрүне блокировкалауга, агрегат номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүмат белән туры килүен тикшерүгә, тракторчы - машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелә. Еллык техник карауга техниканы АФ «Зәй» ҖЧҖнең «Аксар» һәм «Кадер» җитештерү комплекслары тәкъдим итте. Техник карау нәтиҗәләре буенча кагыйдә бозуларны бетерү буенча 5 күрсәтмә бирелде.
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезнең игътибарыгызга җиткерәбез: 3 нче апрельдә Зәй шәһәре, Крупской урамы, 6 нчы йорт адресы буенча, (хакимият бинасының кече залында), 2018 елда Зәй муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисап буенча ачык тыңлаулар узачак.
Зәй халык мәшгульлеге үзәге социаль яклау бүлеге белән берлектә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшне дәвам итә.Белгечләр әлеге гаиләләргә барып, яшәү шартларын тикшерә. Чираттагы чара вакытында алар төрле сораулар буенча консультация бирде, дәүләт учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштырды. Чираттагы очрашу барышында бер әнигә эшкә юллама тапшырылды. Бүген Зәй районында социаль куркыныч хәлдә булган 21 гаилә исәпләнә. Ведомствоара комиссия һәрдаим мониторинг уздырып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International