Муниципаль район территорияләрен чистарту буенча Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы хәбәр итә. Зәй муниципаль районында язгы икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең "2019 елда Зәй муниципаль районында язгы һәм көзге икеайлык үткәрү турында" гы 157 номерлы карары нигезендә билгеләнде. Эшләрне оештыру өчен эшче төркем составы, төп чаралар планы расланды. Предприятиеләргә, оешмаларга, учреждениеләргә билгеләнгән участоклар буенча әлеге территорияләрне җыештыруда катнашырга тәкъдим ителде. Икеайлык чорында һәр җирдә җыештыру үткәрү өчен, бердәм санитар көннәр һәр атнаның – чәршәмбе һәм җомга көннәре билгеләнде. Язгы гомумрайон өмәләрен үткәрү көне итеп гомумреспублика өмәләре кебек үк, 20 апрель көне билгеләнде. Һава шартлары белән бәйле рәвештә җыештыру эшләре кар көртеннән башлап, аннары урамнарны, паркларны, скверларны, йорт яны территорияләрен, су янында ял итү урыннарын, җитештерү мәйданчыкларын, гараж һәм бакчачылык җәмгыятьләрен чүп-чардан арындырудан башланачак. Узган атнада экология министрлыгы муниципалитет вәкилләре белән зона киңәшмәсе үткәрде. Аның барышында сүз санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлек, шулай ук территорияләрне урынга чыгып тикшерүләр планлаштырылуы турында барды. Агымдагы елның яңалыгы булып шул тора, быел экологлар муниципалитет территориясен генә түгел, предприятие территорияләрен дә дә булачаклар. Шуңа күрә җитәкчеләргә бу эшкә җитди карауларын сорап мөрәҗәгать итәм. Бу акциядә барсыда катнашыр,-дип көтеп калабыз. Һәм тагын зур булмаган мәгълүмат: агымдагы елда Экология министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган «ЭКОяз-2019» конкурсы үткәреләчәк. Әлеге конкурсның төрле номинацияләре: “Иң яхшы мәктәп”, - “Иң яхшы гаилә”, - “Иң яхшы предприятие”,“Иң яхшы балалар бакчасы”һ.б.лар. буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.Әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз.