Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры якынлаша
2019 елның 2 апреле, сишәмбе
Җылы коры һава торышы урнашканчы күп вакыт калмады. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу чорда шәһәр урамнарында, авыл торак пунктларында, урман, парк зоналарында, авыл хуҗалыгы җирләрендә, йорт яны участокларында чүп-чар януга бәйле янгыннар саны кискен арта. Аларның шактый өлеше урманнарда балыкчылар һәм аучыларның, балаларның, бакча участоклары җыештыручыларның һәм табигатькә ял итәргә чыгучыларның ут белән саксыз эш йөртүеннән килеп чыга. Еш кына мондый хәлләр авыр нәтиҗәләргә китерә. Ут урман массивларына, хуҗалык корылмаларына, торак һәм торак булмаган корылмаларга күчә һәм ул шунда ук яна башлый. Моннан тыш, мондый янгыннарны сүндерүгә зур акчалар сарыф ителә. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре сезне язгы-җәйге янгын куркынычы чорында аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди. Тәмәке тартучыларга тиешсез урыннарда шырпы ташларга һәм тәмәке тартырга ярамый. Чөнки моның өчен махсус җиһазландырылган урналар бар. Балаларның нәрсә белән шөгыльләнүен күзәтеп торырга, балигъ булмаганнарның ут белән уйнавына чик куярга кирәк. Шәхси торак секторы территориясендә, янгын чыккан очракта бакчачылык җәмгыятьләрендә янгын сүндерү максатлары өчен су запасы булдырырга, шулай ук янгын сагы чакыруның тәртибен һәм ысулларын белергә кирәк. Бу чорда да, һәм башка вакытта да янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәргә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен Россия Федерациясе законнары белән административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган. Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре халыкның уртак тырышлыгы белән быел язгы-җәйге янгын куркынычы чорында гадәттән тыш хәлләргә юл куймас дип өметләнәләр. Коткару хезмәтенең телефоны-01, 101, 112.
Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
“Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы шәһәрне төзек һәм чиста итү ягында
Экологик икеайлык кысаларында “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы “Төньяк” паркын төзекләндерүдә актив катнашты.
Эколяталар көне
Бөтенроссия Эколяталар көне кысаларында «Якты коңгыз» балалар бакчасында бик күп төрле кызыклы чаралар үткәрелде.
13
апрель, 2026 ел
Зәйдә яңа хәрби комиссар сайладылар
Бүген хакимият бинасында Зәй шәһәре һәм Зәй районының яңа хәрби комиссарын тәкъдим итү булды. Ул 46 яшьлек майор Хәсәнов Динар Рәшид улы булды. Хәрби комиссариатның яңа җитәкчесе вазыйфага Россия Федерациясе Оборона министрының 27 март боерыгы белән билгеләнде.
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз