«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик тәрбия чаралары үткәрелде

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

 Баланың табигатькә кызыксынуы артса, экологик белеме дә акрынлап югарырак күтәрелә. Аларның кешенең табигатьтәге урынын бәяли, үз фикерен әйтә, шулай ук башка позицияне аңлый һәм кабул итә алуы аеруча мөһим. Бу чорда баланың шәхесе формалаша, шулай ук аның күңеленә табигатькә, әйләнә-тирә дөньяга карата уңай мөнәсәбәт салына. Балалар бакчасы, өзлексез экологик белем бирү системасының беренче звеносы булып тора. Шуңа күрә педагоглар алдына мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатьтән рациональ файдалану культурасы нигезләрен формалаштыру бурычы очраклы гына килеп басмый. Балалар бакчасында экологик тәрбия бирү бөтен педагогик процесс дәвамында алып барыла. Шул максатларда, атна дәвамында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән төрле чаралар үткәрелде. Танып-белү активлыгын үстерү максатында алар тузганак артыннан күзәттеләр. Өлкән төркем балалары тузганакның -күп еллык дару үләне булуын, илебезнең бөтен территориясендә үсүен белделәр. Тузганакны кояш дип атау да очраклы түгел икәнлеген аңладылар, чөнки аның чәчәкләре сары төстә, түгәрәк һәм кояшка охшаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International