«Беренче чәчәкләрне саклагыз!»

2019 елның 15 мае, чәршәмбе
«Беренче чәчәкләрне саклагыз!» экологик акциясе беренчеләрдән булып «Кыңгырау» балалар бакчасында башланды. Акциянең максаты: юкка чыгу куркынычы янаган иртә чәчәк атучы үсемлекләр санын саклау, яклау һәм торгызу буенча экологик караш формалаштыру. Акция ата - аналарда да, балаларда да зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә хәзер балалар тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән бергә беренче чәчәкләрне сакларга кирәклеге турында белешмә әзерлиләр. Экологик тәрбия-мәгариф системасында төп юнәлешләрнең берсе, бу балалар аңына, карашларына һәм күзаллауларына турыдан- туры йогынты ясау ысулы. Балалар табигать белән аралашуга мохтаҗ. Алар табигатьне яратырга, күзәтергә, сакларга җиребезнең үсемлекләрсез яши алмавын аңларга өйрәнәләр. Чәчәкләр-ул матурлык кына түгел, тере табигатьнең бер өлеше дә, һәм аны һәрберебезгә сакларга кирәк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International