Экологик культура дәрәҗәсен күтәрү кысаларында «Бөртеккәй» балалар бакчасында «Табигатькә дус бул» дигән девиз астында рәсем конкурсы үткәрелде. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигать дөньясына һәм әйләнә – тирә дөньяга карата мәрхәмәтле, эмоциональ-уңай, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен, күзаллауларын һәм фантазияләрен ачу, мәктәпкәчә белем бирү һәм гаилә арасында иҗади хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән иде. Конкурста барлык яшь төркемнәренең балалары катнашты. Эшләр төрле һәм кызыклы булды, алар әйләнә-тирәлеккә һәм экологик характердагы проблемаларга мөнәсәбәтне чагылдырдылар. Бу экология һәм әйләнә-тирәбездәге табигатьне саклау темасының өлкән буынга гына түгел, үсеп килүче буынга да аңлаешлы булуына ышаныч бирә. Шулай итеп, ышанып әйтергә була, мондый конкурслар кече яшьтән үк экологик культура элементларын формалаштырырга ярдәм итә, экологик белем бирүдә мөһим булып тора, чөнки иҗат процессында бала булган экологик хәлгә игътибар итә, киләчәк турында уйлана, проблемаларны тикшерә һәм өйрәнә, аны чишү юлларын таба.