Зәйдә «Челтәр компаниясе» ААҖ ветераннары форумы уза

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Ике көн, 23-24 май көннәрендә кунакчыл Зәй җирендә "Челтәр компаниясе" ААҖ ветераннарының социаль масштабы һәм саны буенча зур форумы уза. Ул үз эченә ветеран-энергетикларның хисап-сайлау конференциясен, династияләр слетын алган. Күп санлы энергетиклар династияләре арасында үз башлангычларын Зәй җире белән бәйләүче Моргачевлар, Сәлаховлар да бар. Компаниянең генераль директоры Илшат Фәрдиев районның республика икътисадындагы, энергетикадагы уңышларын билгеләп үтте. Форумда катнашучылар Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовның сәламләү сүзләрен зур игътибар белән тыңладылар, аның чыгышында район халкы һәм компания хезмәткәрләре арасында социаль-икътисади үсешнең барлык тармакларында да хезмәттәшлек темасы ачык яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International