«IT-чемпион» республика конкурсы җиңүчеләре арасында Зәй укучылары һәм укытучылары да бар

2019 елның 24 мае, җомга
23 май көнне Казанның IT-паркында «IT-чемпион» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурс ике ел үткәрелә, анда ике ел эчендә 363 мең укучы катнашты, алар 450 меңнән артык татарстанлыны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы белән эшләргә өйрәткән. Быел «Иң актив мәктәп» номинациясендә Татарстан мәктәпләренең 94 проценты катнашты. «Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә җиңүчеләр арасында Зәй укучылары да бар. Алар өлкәннәргә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында шәхси кабинетны теркәргә һәм аның аша түләүләрне башкарырга ярдәм итте, моның өчен мәктәп укучыларына баллар бирелде. 6нчы мәктәп укучысы Догадин А.В., 7нче урта мәктәптән Йосыпов Д. Р. һәм Черяшов Э. А. диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. «Иң тату сыйныф» номинациясендә Төги төп гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм «Гүлкин гомуми белем бирү мәктәбе» филиалыннан Леонтьева Т. В., Архипова О. И., Охотникова Т. А.; Сарсаз – Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Мартемьянова Л. И.; 2 нче мәктәптән Забурдаева Р. Р. җиңү яулады. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International