Урта Пәнәче авылында “Җыен” бәйрәмен билгеләп үттеләр

2019 елның 24 июне, дүшәмбе
23 июнь көнне Урта Пәнәче авылының Шәрә тау итәгендә халык бәйрәме “Җыен” булып узды. Бәйрәмнең тамырлары борынгыга барып тоташа, Пасхадан соң 57 нче көнне үткәрелә. Хәзерге вакытта ул язгы кыр эшләре тәмамлану һәм печәнгә төшү уңаеннан билгеләп үтелә башлады. Ә тантаналар уза торган авылларга шәһәрләрдән, күрше авыллардан туганнары һәм кунаклар килә. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев котлады. Традиция буенча бәйрәм ат чабышлары белән башлана. Бу ел да искәрмә түгел. Барлыгы 3 заезд булды, Зәй районыннан Бура-Киртә (Гыйззәтуллин), Урта Пәнәче (Мәрдамшин), Зәй (Таҗов), Удмуртия (Леонтьев), Азнакай һәм Тукай районы Бакчасарай авылыннан 13 ат катнашты. Татарча көрәштә Чыбыклыдан Хәмидуллин Руслан баш батыр калды, икенче урында - Николаев Станислав - Урта Пәнәче, өченчедә – Насыйбуллин И. - Бигеш. 18 яшькә кадәрге егетләр арасында абсолют батыр исемен- Николаев Станислав яулады– Урта Пәнәче, икенче урында-Мартемьянов Р. – Калинино, өченче урында Биклән авылыннан Сәрвәров А. булды. Өлкәннәр һәм балалар өчен күп төрле кызыклы ярышлар оештырылды. Хатын-кызлар арасында себеркеләр белән сугышу, ир-атлар арасында капчык белән сугышу, гер күтәрү, шулай ук «башка капчык киеп йөгерү» парлы ярышлары, гаилә парларының аркан тартышуы, команда белән чаңгыда узышу, әтәчләр тоту һ. б. иң популярлардан санала. Ел саен «Җыен» бәйрәменең иганәчеләре-Петров А.Н., Сәлахов Ш.С., Комаров И.Н., Петров А.Н., Мөхәмәтдинов Ш.К., Мәрдамшин З.Х., Кузьмин О.В., Солтанов, Миңнеханов Ф., авыл советы һәм агрофирма, шулай ук авылның һәр кешесе үз өлешен кертә. Бәйрәмне Маракиннар, Морозовлар һәм Даниловлар гаиләләре оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International