Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләрне «Авыл. Үсеш территориясе» проектында катнашырга чакыралар
2019 елның 24 июне, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия халык фронты яңа «Авыл. Үсеш территориясе» проектын башлап җибәрде. Аның максаты – авыл территорияләрендә милли проектларны гамәлгә ашыруга анализ ясау һәм авылны үстерүдә яңа алымнар булдыру. Проект бурычларына авыл территорияләрен үстерүгә тәэсир итә торган милли проектларның һәм дәүләт программаларының үтәлешенә мониторинг, авылда тормыш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм җирле халыкны авыл торак пунктларын үстерүгә җәлеп итү керә. «Авылда тормыш сыйфатын күтәрүгә федераль бюджеттан бик күп акчалар бүлеп бирелде, - дип аңлатты «Авыл. Үсеш территориясе» проекты координаторы, Россия авыл яшьләре берлеге рәисе Юлия Оглоблина. – Без аларның нәтиҗәле тотылышына җәмәгатьчелек тикшереп торуын тәэмин итәргә тиеш. Гомумроссия халык фронтының яңа проекты һәр планлаштырылган объектны төзүне - дәүләт сатып алуларыннан башлап файдалануга тапшырганчы - контрольдә тотачак. Яңа объектларны кадрлар белән тәэмин итүгә һәм аларның эшен оештыруга аерым игътибар булачак. Ә бит, мәсәлән, авылда фельдшерлык-акушерлык пункты төзеп куеп, анда эшләргә кеше булмаса яисә ул атнага бер генә көн эшләсә, кешегә аннан ни файда. Урыннардагы түрәләр, медицина оешмасы яки мәдәни үзәк төзүне тәэмин итеп кенә түгел, ә оештыру һәм кадрлар мәсьәләсен дә хәл иткәндә генә халык тормышның чынлап-та яхшыруын тоячак». «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Мәдәният», «Цифрлы икътисад» һәм башка илкүләп проектларны гамәлгә ашыру мониторингларын уздыруда катанашу өчен быел кимендә 800ләп активист чакырылачак. Милли проектларның Россия халкының тормыш сыйфатына йогынтысын мониторинглау илебезнең бөтен төбәкләре буенча булачак. Шулай ук авыл территорияләрен үстерүгә авыл халкын аларның үз инициативаларын гамәлгә ашыру аша җәлеп итү дә плпнлаштырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, теләге булган һәркем үзенең гражданлык позициясен күрсәтә ала һәм Россия авылын үстерү буенча иң зур проектның активисты булырга мөмкин. «Авыл. Үсеш территориясе» проектынңда катнашу өчен анкета тутырырга кирәк. Халык фронты активистлары тәкъдимнәренең күбесе «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасына керде дә инде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз