Үзәк китапханә хезмәткәрләре чәчәкләргә багышланган чара оештырды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе
24 июньдә С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган чәчәкләр көненә багышланган “Чәчәкләрдән дә гүзәл нәрсә бар?...” дип аталган чара узды. Бәйрәмдә Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты. Сабыйлар үзләре дә чәчәкләр булып киенеп, театральләштерелгән тамашада катнашты. Чараның максаты- балаларга тормышның һәм табигатьнең матурлыгын, кыйммәтен аңлату һәм көн дәвамына җитәрлек елмаю һәм яхшы кәеф бүләк итү. Бәйрәмдә чәчәкләргә багышланган заманча җырлар җырладылар, чәчәк исемнәренең килеп чыгышы турында бик күп мәгълумат алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International