ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе
Бүген, 30 июль көнне, Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында, Зәй шәһәре, Ленин урамы, 27,27 А, 29,31, Октябрь урамы, 1А, 1Б, 7, Җиңү Проспекты1/02,1/04,1/06,1/10,1/11,19,1/23,28,Тавлина урамы,32 һәм Жуков урамы,3,5,5А адреслары буенча йорт ишегаллары тикшерелде.
Эссе уракта һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә омтыла. Эшнең мөһимлеген кыр хезмәтчәннәре генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре дә аңлый. 2019 елның 28 июленнән башлап, район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре “Икмәк булса, жыр да була!” дигән исем астында үзләренең күчмә агитбригада чыгышларын башлап җибәрделәр һәм үзләренең беренче чыгышларын Аксар бүлекчәсендә күрсәттеләр.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Ленин урамы, 28, 30, 32,34, Энергетиклар урамы, 1,Рафыйков урамы, 4,6, Т. Ялчыгол урамы, 1, Җиңү Проспекты, 1/07, Тавлин урамы, 32 йорт адреслары буенча торак фондны капиталь ремонтлау объектларын карап чыкты.
Татарстан белән чиктәш ике төбәктә африка дуңгызлар чумасына бәйле мәсьәлә республикада дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен бу бик мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге “Работа в России” Гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасы эше хакында искәртә. Ул – кадрлар сайлау һәм эш эзләү өчен Россиядә дәүләт ярдәме белән эшләүче беренче портал.

29
июль, 2019 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында муниципаль район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының кырык җиденче утырышы узды.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов икмәк кабул итү предприятиеләре белән узган эшче киңәшмәдә сөйләде, ул яңа уңыш ашлыгын әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде.

Аппарат киңәшмәсе башында район башлыгы Р.Г.Кәримов яңа эшкә билгеләнгән Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Петров Антон Валериановичны һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Зәй бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гәрифуллина Диләрә Марат кызын тәкъдим итте.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, ваклап сату буенча «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында семинар узды.
Бүген хакимиятнең кече залында район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт буенча даими комиссияләре утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International