Район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре “Икмәк булса, жыр да була!" дигән күчмә агитбригада чыгышларын башлап җибәрделәр

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Эссе уракта һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә омтыла. Эшнең мөһимлеген кыр хезмәтчәннәре генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре дә аңлый. 2019 елның 28 июленнән башлап,  район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре “Икмәк булса, жыр да була!” дигән исем астында үзләренең күчмә агитбригада чыгышларын башлап җибәрделәр  һәм үзләренең беренче чыгышларын  Аксар бүлекчәсендә күрсәттеләр. Чыгыш программасы шигырьләрдән, җырлардан һәм изге теләкләрдән торды. Артистлар Фәннур Минекәев, Тәслимә Гәрәева, Виктория Трофимова һәм район мәдәният йортының автоклуб мөдире Трофимова Ольга үзләренең яраткан җырларын бүләк иттеләр. Игенчеләргә, урак вакытында, ялның шундый музыкаль минутлары да кирәк, алар уңай энергия өсти һәм тагында нәтиҗәлерәк эшләргә көч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International