Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Работа в России» порталы – эш бирүчеләргә кадрлар сайлауда нәтиҗәле ярдәмче
2019 елның 30 июле, сишәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге “Работа в России” Гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасы эше хакында искәртә. Ул – кадрлар сайлау һәм эш эзләү өчен Россиядә дәүләт ярдәме белән эшләүче беренче портал. “Работа в России” порталы эш бирүчеләргә кадрлар сайлауда, ә гражданнарга эш табуда ярдәм итү өчен булдырылган. Ул бөтен илдән җыелган вакансияләрне туплап торучы уникаль базадан тора. Портал бүтән ресурслардан үзенең универсальлеге һәм уңайлыклары белән аерылып тора. Анда эш урыны белән якында урнашкан сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният һ.б. учреждениеләр турында мәгълүмат тупланган. Вакансияләр базасы халык мәшгульлеге хезмәте органнары системаларында булган һәм эш бирүчеләр тарафыннан мөстәкыйль рәвештә урнаштырылган мәгълүматлар нигезендә формалаша. Шулай ук эш эзләүчеләр тулыландырып торган резюмелар базасы да бар. Эш бирүчеләр тарафыннан вакансияләр урнаштыру! Вакансия урнаштыру өчен: • http://trudvsem.ru/ порталында теркәлеп, «Шәхси кабинет” булдырырга кирәк; • “Шәхси кабинет”та күрсәтелгән мәгълүматларны тикшерүдән соң, эш бирүче вакансияләр урнаштыра һәм эш эзләүчеләрнең резюмыларын карый ала. Эш бирүче “Шәхси кабинет” аша эш эзләүчеләрнең вакансияләрне бәяләвен күрә алачак. Эш эзләүчеләр тарафыннан резюме урнаштыру! Резюме булдыру өчен, http://trudvsem.ru/ порталында теркәлергә кирәк. Теркәлү берничә генә минут вакытны алачак. Моның өчен электрон почта адресы яки мобиль телефон номеры кирәк. Теркәлү дәүләт хезмәтләре порталында башкарыла, аннан соң “Работа в России” порталына кайтарыла. Эш эзләүче дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән икән, “Работа в России” порталына керү өчен үз логины һәм паролен куллана ала.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз