30 июньдә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Рәзиф Гали улы, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агросила" АҖ, район ветеринария берләшмәләре һәм агрофирмалары белгечләре катнашында, районның авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты.Сәфәрдә катнашучылар "Нива", "Дурт-Мунча", "Куш-Елга" ҖЧҖ сөт комплексларында, "Шепкә" сөт-товар фермасында, "Поручик" симертү комплексында булдылар, бөртекле һәм техник культуралар кырларын карадылар.Район аграрийлары сидераль һәм чиста парларны икенче эшкәртүгә керештеләр. Көчле яңгырлардан соң эшкәртү сыйфаты бик яхшы.Бүгенге көндә җитәрлек күләмдә сенаж – 44 мең тоннадан артык, (ихтыяҗ 43 мең тонна), печән-3 мең тоннадан артык, (ихтыяҗ-2,8 мең тонна) әзерләнде инде. Әзерләнгән азык үрнәкләре тулы зоотехник анализ өчен лабораториягә җибәрелә. Яхшы сыйфатлы азык әзерләнгән. 30 июньгә тәүлегенә тулаем савым 78,6 мең тонна тәшкил итә, бер сыердан 17,3 кг сөт савыла.