2020 елның 29 июленнән 12 августына кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлегендә, җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча "кайнар линия" оештырылды. Зәй муниципаль районында «кайнар линия» телефоны -7-28-88, консультация вакыты- 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.
Изге Корбан бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Бу бәйрәмнең тарихы борынгы гасырларга барып тоташа һәм ислам традицияләренең, башка диннәр кебек үк, гаделлек, игелек, мәрхәмәтлек һәм үзара ярдәмләшүнең мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнүен ассызыклый. Корбан бәйрәме рухи чисталыкны, шәфкатьлелек һәм иминлекне символлаштыра, кешеләрне яхшылыкка һәм гаделлеккә өнди, кешелеклелеккә һәм якыннарыңа карата игътибарлы булырга өйрәтә.