Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районы башлыгы Р.Г. Кәримовның Изге Корбан бәйрәме белән котлавы
2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле район мөселманнары, кадерле зәйлеләр! Изге Корбан бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Бу бәйрәмнең тарихы борынгы гасырларга барып тоташа һәм ислам традицияләренең, башка диннәр кебек үк, гаделлек, игелек, мәрхәмәтлек һәм үзара ярдәмләшүнең мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнүен ассызыклый. Корбан бәйрәме рухи чисталыкны, шәфкатьлелек һәм иминлекне символлаштыра, кешеләрне яхшылыкка һәм гаделлеккә өнди, кешелеклелеккә һәм якыннарыңа карата игътибарлы булырга өйрәтә. Чиста уйлар, корбан чалу һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү дин тотучыларның күңелләрен чистарта һәм бу бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Боларның барысы да бүген уртак көч һәм тырышлык белән вакытлы кыенлыкларны җиңеп чыгуда аеруча мөһим. Бу көнне: “Үзең белгән кешеләрне сыйлау һәм сәламләү генә түгел, ә мохтаҗ кешеләр белән ризыгыңны бүлешү, аларга ярдәм итү - исламның иң яхшы чагылышы”, - дигән сүзләр аерым мәгънәгә ия. Бүген муниципаль районның мөселман җәмгыяте, иң яхшы ислам традицияләренә тугры калып, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләрне булдыруда әһәмиятле роль уйный, дин тотучыларның бердәмлеген ныгыту мәсьәләләрендә актив позициядә тора. Район мөселманнары киләчәктә дә халкыбызның бай күп гасырлык мирасын арттыруда, гражданлык иминлеген һәм татулыгын саклауда зур өлеш кертер дип ышанам. Хөрмәтле зәйлеләр! Иң яхшы омтылышларыгыз һәм хыялларыгыз тормышка ашсын, ә бу якты бәйрәм һәр йортка иминлек һәм шатлык алып килсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет телим!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз