Зәйдә алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде

2020 елның 4 августы, сишәмбе
2020 елның 4 августында район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.И. Захарова рәислегендә, ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләрне, суд приставларының федераль хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге, ЗАГС бүлеге вәкилләре катнашында чираттагы кабул итү көне узды. Барлыгы 4 мөрәҗәгать каралды. Эшче төркем әгъзалары тарафыннан киңәшләр бирелде, консультатив һәм хокукый ярдәм күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International