Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримовның атналык авыл хуҗалыгы тикшерүе узды

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

5 августта район башлыгы Р.Г. Кәримов районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе һәм агрофирмалары белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты. Сәфәрдә катнашучылар "Зәй", "Таң" сөт-товарчылык комплексларында булдылар. Район башлыгы тарафыннан, терлекчелек буенча түбән күрсәткечләре өчен «Чыбыклы» һәм «Сәвәләй» сөт-товарчылык хезмәт коллективлары кисәтү алдылар. Алар алдында якын арада сөт, ит җитештерү һәм сату буенча җитешсезлекләрне бетерү бурычы куелды. Таналарның баш санын арттыру буенча рәхмәт сүзләре, «Таң», «Сарсаз Баграж» ферма коллективларына җиткерелде (ферма мөдире – Журавлев Николай Александрович). Шулай ук «Поручик» симертү комплексы белгечләренең эше уңай бәяләнде (комплекс башлыгы – Афанасьев Анатолий Михайлович), аның җитәкчелегендә терлекчеләр тәүлеклек уртача үсешне 725-730 гр.га, ә кайбер төркемнәрдә 1000 гр.кадәр җиткергәннәр. Бүген биредә агымдагы елның июль ае һәм 7 айга терлекчелек буенча 24х формасы анализланды. Терлекчеләргә сөт, ит җитештерүне, бозаулар алуны тагын да арттыру, югары сыйфалы сөт сату буенча киңәшләр бирелде. Сәфәрдә катнашучылар шулай ук «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» һәм “Чыбыклы” промышленносте комплексларындагы ашлык җыю комбайннарының эш барышы белән таныштылар. Бөртеклеләрнең уңышы сөендерә, гектардан 62 центнердан артык тэшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International